Вакыйгалар
Катгый чаралар күреләчәк
Үткән атнада янгын сүндерүчеләр Полянка авылы болынында бер кешенең ут белән саксыз эш итүе аркасында килеп чыккан янгынны сүндерделәр. Аларның өлгерлеге аркасында ут зур зыян сала алмады.
Янгын сүндерүчеләр кисәтә: республикада янгынга каршы катгый режим кертелгән һәм кайбер таләпләр куелган. Мәсәлән, йорт яннарында, оешма һәм предприятие тирәләрендә чүп-чар һәм кипкән...
Үткән атнада янгын сүндерүчеләр Полянка авылы болынында бер кешенең ут белән саксыз эш итүе аркасында килеп чыккан янгынны сүндерделәр. Аларның өлгерлеге аркасында ут зур зыян сала алмады.
Янгын сүндерүчеләр кисәтә: республикада янгынга каршы катгый режим кертелгән һәм кайбер таләпләр куелган. Мәсәлән, йорт яннарында, оешма һәм предприятие тирәләрендә чүп-чар һәм кипкән үләнне яндырырга ярамый. РФның Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, законнарны бозучыларга ике меңнән алып дүрт меңгә кадәр, җитәкчеләргә - 15 меңнән алып 30 меңгә кадәр, юридик затларга 400-500 мең сумга кадәр штраф салыначак.
Хәзерге вакытта күпфатирлы йорт бакчасында учак кабызган бер кешегә карата административ эш кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев