Фото: http://www.tv2.tomsk.ru/news/policiya-preduprezhdaet-o-chastyh-sluchayah-moshennichestva-s-pomoshchyu-bankovskih-kart
Вакыйгалар
Караклардан сак булыгыз
Караклар шәһәрдә яшәүче берәүнең шактый зур суммада акчасын урлыйлар. Ниндидер караклык схемасы буенча әлеге кешенең хезмәт хакы күчерелә торган карточкасыннан кырык сигез мең сумга якын акчасы юкка чыга. Аңа 900 номерыннан бу сумманың берьюлы алынуы турында хәбәр килә. Бу ир үзенең номерын һәм пин-кодын һәрвакыт сер итеп саклаган, берәүгә дә...
Караклар шәһәрдә яшәүче берәүнең шактый зур суммада акчасын урлыйлар.
Ниндидер караклык схемасы буенча әлеге кешенең хезмәт хакы күчерелә торган карточкасыннан кырык сигез мең сумга якын акчасы юкка чыга. Аңа 900 номерыннан бу сумманың берьюлы алынуы турында хәбәр килә. Бу ир үзенең номерын һәм пин-кодын һәрвакыт сер итеп саклаган, берәүгә дә үз счетыннан акча алырга рөхсәт итмәгән, депозитыннан акча алганда картасы кесәсендә була.
Нәкъ шушы схема буенча шәһәрдәге тагын бер хатын-кызның сигез мең акчасын урлыйлар.
Полиция хезмәткәрләре банк карталары белән бик сак эш итәргә чакыра. Күп очракта мошенниклар "мобиль банк" функциясе аша да эш йөртә. Бәлки болардан баш тартырга кирәктер? Интернет аша алдырган әйберләр өчен акчаны картадан күчермәгез һәм акчагызны шикле банкоматлардан алмагыз. Шулай ук карталарда зур суммада акча тотмаска тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев