Исерек машина йөртүчеләрне – судка
Дәүләт автоинспекторлары исерек килеш автомобиль белән идарә иткән ике кешене тоткарлаган.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре иң әүвәл Полянка авылы тирәсендәге юлда бер автомобильне туктаткан. Руль артында утырган кеше исерек килеш автомобиль белән идарә иткәне өчен йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Беренче административ җәзаның вакыты бетмәгәнгә күрә, йөртүчегә хәзер җинаять җаваплылыгы яный.
Ә менә йөртүче таныклыгы бөтенләй дә булмаган килеш исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән бер кешене административ арест көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев