Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Җинаять эше кузгатылды

Үзенең күршесен кыйнаган Әҗмәр авылы кешесенә закон каршында катгый җавап бирергә туры киләчәк. Ул исерек килеш күршесенә кунакка керә. Күрше хатын-кыз ишек алдында нидер эшләп йөргән була. Ике арада тавыш чыга, тарткалаша башлыйлар һәм исерек аны кыйнарга ябыша, каты итеп башына суга. Зыян күрүче полициягә хәбәр итә һәм сугыш чукмарына...

Үзенең күршесен кыйнаган Әҗмәр авылы кешесенә закон каршында катгый җавап бирергә туры киләчәк.
Ул исерек килеш күршесенә кунакка керә. Күрше хатын-кыз ишек алдында нидер эшләп йөргән була. Ике арада тавыш чыга, тарткалаша башлыйлар һәм исерек аны кыйнарга ябыша, каты итеп башына суга.
Зыян күрүче полициягә хәбәр итә һәм сугыш чукмарына карата җинаять эше кузгатыла.
Бәла аяк астында
Бәйрәм көннәрендә район юлларында өч авария килеп чыга.
Вертынская урамында бер машина икенчесенә юл бирмәү аркасында бәрелешәләр. Мир урамында йөк машинасына утырган шофер гараждан чыкканда шунда гына торган машинаны бәрдерә.
Танкеевка авылы янындагы автотрассада юл-транспорт авариясендә бер ир шактый зыян күрә. Юлда барганда аның алдыннан көчле кар тузаны чыгарып бер машина үтеп китә. Ул берничә секундка гына югалып кала һәм машинасы читкә чыгып, кюветка төшеп ава. Шоферга артык зыян килми, ә машинага шактый ремонт кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев