Игътибарсызлык аркасында – авария
Узган атнада районда ике авария теркәлгән.
Беренче очракта берәү Кузнечихадан ерак түгел идарәне югалтып, машинасы белән юл кырыена төшеп китә. Бәхеткә, салонда утыручы кешеләр исән- имин кала, транспорт чарасына да зыян килми. Төшеп киткән машинаны узып баручы машиналар ярдәмендә юлга сөйрәп чыгаралар.
Икенче очрак шәһәрдәге Вертынская урамында була. Йорт янында калдырып кителгән машинага караңгыда икенче бер машина килеп бәрелә һәм шушы урыннан качып китә. Бу быел урамда машина бәрдереп китүнең инде икенче очрагы (шундый ук очрак гыйнвар аенда булган иде). Закон бозучыны полиция хезмәткәрләре эзли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев