Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Ярдәмдәге шәхси хуҗалыкта янгын чыккан

Янгын нәтиҗәсендә мунча бинасына җитди зыян килгән.

Ярдәм авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын нәтиҗәсендә тулысынча диярлек мунча бинасы янып бетә.

Янгын кичен башлана. Мунчадан чыккан төтенне күреп алган хуҗа шунда ук янгын сүндерү бригадасын чакыра.   Бик тиз килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны бик тиз сүндереп, башка корылмаларны янгыннан саклап калалар. Янгын нәтиҗәсендә мунча алды тулысынча янып бетә, корылманың түбәсенә дә шактый зыян килә.

ТР Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге инспекторы Анна Колесова сүзләренә караганда, янгын килеп чыгуга мунчада электр үткәргечнең кыска ялганышы сәбәпче булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев