Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Фронтовикларның батырлыгы онытылмаска тиеш, диде Миңнеханов

Татарстан Президенты республикада бүләкләнүчеләргә үз вакытында бирелми калган Кызыл Йолдыз орденнары тапшырылуын шәрехләде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фронтовикларга Кызыл Йолдыз орденнарын тапшыру уңаеннан мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

“Катлаулы чорда яшәсәк тә, без төп нәрсә турында онытырга тиеш түгел: быелгы ел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 елы”, диде.

Рөстәм Миңнеханов, Геройлар көне алдыннан, сугышта катнашкан Гыйндулла Сәхипгәрәй улы Сәхиповка Кызыл Йолдыз ордены тапшырды. Ут-суны кичкән батыр солдатка әле шушы көннәрдә генә йөз яшь тулган.

“Ни кызганыч, сугышта катнашкан тагын бер якташыбыз Семен Иванович Стародубцев бүләк тапшырылачак көнгә кадәр яши алмады. Аңа тиешле Кызыл Йолдыз ордены һәм III дәрәҗә Дан орденын улына тапшырдык. Кылган батырлыклары өчен мин алар алдында баш иям”,  диде республика җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев