Бәрәңге бик уңды
Быел безнең якларда икенче икмәк булган бәрәңгенең ы бакчаларда да, кырда да мул булды. Арада гаҗәеп эре, әллә нигә охшаганнары да чыга.
Мәсәлән, күптән түгел генә редакциягә нинддер җанварга охшаган бик зур бәрәңге алып килделәр. Кемдер аны бегемотка, кемдер - дельфинга, кемдер кечкенә кит балыгына охшатты... Беренче чиратта бу гаҗәеп формадагы бәрәңге Вера Николаевна белән Илья Михайлович Семушкиннарны гаҗәпкә калдырган, чөнки бу табигать могҗизасы нәкъ аларның бакчасында үскән.
Шәһәрдәге халыкның күпчелеге кебек, алар да үз бакчаларында төрле яшелчәләрне күпләп үстерәләр. Үзегез күргәнчә, тырышлык яхшы нәтиҗә китерә икән. Бәрәңгедән башка, ел саен помидор, кыяр, кишер дә уңа икән. Семушкиннар бүгенге көндә икесе дә лаеклы ялда, ә үз вакытында Вера Николаевна - сыра заводында, Илья Михайлович РСУ һәм КОМЗда хезмәт куйган. Икесе дә безнең газетаның актив укучылары, озакка сузмыйча, инде 2015 елның беренче яртыеллыгына язылып та куйганнар икән. Алардан үрнәк алып, башка укучыларыбыз да газетага язылуны соңга калдырмаслар дип ышанасы килә.
Екатериновкада яшәүче Мәдинә Хәйруллина да бәрәңгедән быел мул уңыш алган һәм моңа бик тә канәгать.
- Бәрәңгеләре күз явын алырлык, - ди аның танышы Алсу Абдрахманова. Хуҗабикәнең үтенече буенча ул Болгарга килгәндә бәрәңгеләрнең берничәсен алып килгән. Эре-эре бәрәңгеләрнең һәрберсенең авырлыгы бер килограмм чамасы.
Элгәре сыер савучы, санитарка булып эшләгән, булдыклы Мәдинә Каюм кызының бәрәңгесе ел саен уңса да, быел уңыш аеруча күп булган. Һава шартлары уңай булудан тыш, һәр яшелчәне карап-тәрбияләп торырга да кирәк. Дустының сүзе буенча, Мәдинә бакчада иртәдән кичкә кадәр эшли икән. Моннан тыш, ул якларда җирләр дә уңдырышлы, авыл халкы җирне ашлау өчен тиресен дә кызганмый...
Боларның барысы да мул уңыш җыеп алырга ярдәм иткән. Бәрәңгенең байтагын сатарга туры килсә дә, үзләрен дә җитәрлек калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев