Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Болгарда яшәүче кеше үтерүдә гаепләнә

Фаҗига 7 февральдә булган.

Болгарда яшәүче 45 яшьлек ир-атны кешенең сәламәтлегенә авыр зыян салып, үлемгә китерүдә гаеплиләр.

ТР Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, фаҗига 7 февральдә булган. Брендин урамындагы фатирда яшәүче 45 яшьлек Болгар кешесе 30 яшьлек танышы белән эчеп утырганнар. Кунак хуҗага тавыш күтәрә башлагач, хуҗа берничә тапкыр аның йөзенә суга һәм урамга тартырга чыгып китә. Әйләнеп кергәч, кунакның караватта аяк киеме белән йоклап киткәнен күреп ала. Ачуы чыккан хуҗа ирне идәнгә сөйрәп төшереп, аяклары белән тибә башлый. Тынычлангач, йокларга ята. Кунакның мәетен хуҗаның  төнлә килгән туганы табып ала.

Ир-ат үзен җинаять кылуда гаепле дип таныган. Әлегә тикшерү бара һәм аны сак астына җинаятьчене турында эш хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев