Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Болгарда шартлаткычка охшаган әйбер табылуы турында хәбәр ителә

Скотч белән бәйләп куелган тартманы шәһәр кешесе күреп алган.

Бүген 7:17 сәгатьтә Спас районы полиция бүлегенә "Новая жизнь" («Яңа тормыш») газетасы редакциясе ишегалдындагы йортларның берсендә яшәүче шалтырата.

Ул йорт янында стена белән капка арасында скотч белән бәйләнгән шикле картон тартма ятуы турында хәбәр итә.

Спас районы бүлеге полиция хезмәткәрләре дәүләт автоинспекторлары белән берлектә операцияне башлап җибәрәләр.

7: 30 сәгатьтә Спас районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре куркынычсызлык максатларында юлның бер өлешен ябалар, полиция участковыйлары тротуарларда кордоннар куялар.

Халыкны эвакуацияләү үткәрелми, бөтен кешегә үз фатирларыннан чыкмакска кушалар.

7: 32 сәгатьтә урынны карау башлана. Тартманы шартлау нәтиҗәләрен булдырмый торган «Фонтан» җайланмасы белән каплыйлар.

7: 37 сәгатьтә эт белән кинолог килеп җитә. Эт шикле тартманы караганда үзен тыныч тота.

8:00 сәгатьтә полиция хезмәткәрләре шикле әйберне ача. Территорияне тулысынча тикшереп чыгалар.

8:23 сәгатьтә операция төгәлләнә. Шартлаткыч матдә табылмый. Урам буенча хәрәкәт яңартыла.

«Күрсәтелгән урынны карау нәтиҗәсендә скотч белән бәйләнгән авыр катыргы тартма таптылар. Аны җентекләп караганнан һәм эт тикшергәннән соң тартманы ачтылар. Эчтә кара полиэтилен белән чолганган төргәкне таптылар. Төргәктә кирпеч булып чыкты. Балык тозлый торган пресска бик охшаган", – дип хәбәр итте табылдык турында ТР Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары – полиция бүлеге җитәкчесе Денис Исаков.

Денис Анатольевич шулай укк шикле әйберне тапкан кеше полициягә хәбәр итеп бик дөрес эшләгән, дип өстәде.

"Шикле әйбер тапкан һәркем шулай эшләргә тиеш. Бу – чын мәгънәсендә гражданлык җаваплылыгы", – дип билгеләп үтте Исаков.

Хәзерге вакытта участковыйлар шикле предметны кем калдыра алганын ачыклау өчен, фатир саен сораштыру үткәрә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев