Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Болгарда КамАЗ машинасы янган

Янгын шәһәр юл оешмасы территориясендә булган.

Болгар шәһәрендәге юл оешмасы территориясендә КамАЗ машинасы кабынып киткән. Хәл 25 февральдә кич белән булган.

Районара күзәтчелек бүлеге инспекторы Сергей Деманов мәгълүматлары буенча, янгын нәтиҗәсендә машинаның кабинасы тулысынча янып беткән, шулай ук моторга да зыян килгән.

Бәхеткә, машина кузовы, тәгәрмәчләре һәм кар чистартучы отвал зыян күрмәгән. Шулай ук кешеләр арасында да зыян күрүчеләр юк.

Белгечләр әйтүенчә, янгынга машина моторындагы төзексезлек сәбәпче булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев