Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Болгарда дүрт авария булган

Аварияләрдә кешеләр зыян күрмәгән.

Узган ял көннәрендә Болгарда дүрт авария була.

Аның беренчесе Базар урамында булган. Кибет яныннан кузгалып китүче машина хуҗасы юлдан барган машинаны күреп өлгерми һәм аңа килеп бәрелә.   Тизлек артык зур булмаганга, бәрелү нәтиҗәсендә машиналарның бамперлары гына зыян күрә.

Икенче вакыйга район хастаханәсе янында килеп чыга. Машина руле артнда утыручы ханым тукталу урыныннан артка биргәндә, икенче машинага килеп бәрелә.  Бәрелү җиңелчә генә булганга, ханым аны сизми дә һәм үз эшләре буенча шәһәр үзәгенә юнәлә.  Зыян күргән автомобиль хуҗасы аны шунда гына куып тота. Зыянны түләтү мәсьәләсен хәл итү өчен, алар юл-патруль хезмәте инспекторларын чакыралар.

Тагын берәр авария Лихачев – Вертынская һәм Киров – Антон урамнары чатында булган. Ике очракта да кырый юлдан чыгып килүче машиналар төп юлдан барган машиналарны уздырып җибәрмәгәннәр. 

Бер очракта да кешеләр зыян күр-мәгән, ә менә автомобильнең кузовларына ремонт кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев