Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Болгар кешесе суд залыннан ук хөкемне үтәү өчен җибәрелә

Яшүсмергә кул күтәргән өчен аңа берничә тәүлек утырып чыгарга кирәк булачак.

Балигъ булмаганга кул күтәргән өчен Болгар кешесе берничә тәүлеккә  административ кулга алынды.

Бу кеше салмыш баштан яшүсмер белән бәхәсләшеп киткән һәм яшүсмерне муеныннан эләктереп алган. Суд утырышында ир үз гаебен өлешчә танып, яшүсмер белән бары сөйләшергә генә теләвен, ә зыян китерегә теләмәвен аңлата.

Җыелган материаллар нигезендә, суд хокук бозучы китергән дәлилләрнең факттагы хәлгә туры килмәвен таный. Нәтиҗәдә ир-атны гаепле дип таныйлар һәм административ кулга алынуга хөкем итәләр.

Гаепләнүче суд залыннан ук җәзаны үтәү өчен район полиция бүлегенең административ тәртиптә кулга алынган затларны тоту өчен махсус бүлмәсенә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев