Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Аздан гына янгын чыкмый кала

Үткән ялда Парковый урамындагы бер йортта аздан гына бәхетсезлек булмый кала. Сәбәбе - хуҗаларның битарафлыгында. Алар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сукмыйча, газ котельныен складка әйләндергәннәр. Монда хуҗалар җиңел кабынып китә торган сыекчалар саклаганнар. Газ казаныннан кызып китеп банкаларга ут капкан. Көчле уттан аларны үзләренең өйдә булулары гына саклап калган. Күреп...

Үткән ялда Парковый урамындагы бер йортта аздан гына бәхетсезлек булмый кала.
Сәбәбе - хуҗаларның битарафлыгында. Алар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сукмыйча, газ котельныен складка әйләндергәннәр. Монда хуҗалар җиңел кабынып китә торган сыекчалар саклаганнар. Газ казаныннан кызып китеп банкаларга ут капкан.
Көчле уттан аларны үзләренең өйдә булулары гына саклап калган. Күреп алуга хуҗалар утны сүндерә башлаганнар. Озакламый килеп җиткән янгын сүндерүчеләр дә аларга ярдәм итә башлыйлар. Хуҗаларга артык зур зыян килми, эрегән су торбаларын алыштырырга, идән белән стенаны гына ремонтларга кирәк булачак.
Көннәр салкынайтты, бөтен җирдә ягу сезоны башланды. Ут-күздән саклану өчен бөтен таләпләрне үтәргә кирәк, чөнки бу вакытта янгын чыгу очраклары нык арта. Яккан мичне, кабызган газны бервакытта да караусыз калдырырга ярамый, бу аеруча куркыныч. Уттан саклану турында янгын сүндерүчеләр даими кисәтеп торалар.
Эзләренә тиз төшәләр
Полиция хезмәткәрләре ике велосипед урлаучыны тиз арада тоталар.
Беренчесе - шәхси йортта яшәүче танышларына кунакка килгән кеше киткәндә велосипедны эләктереп чыга. Каракның кем булуын шунда ук белеп алалар.
Икенче велосипедны күпфатирлы йорт подъездыннан урлыйлар. Шаһитләрнең күрсәтүе аркасында урлаучыны шул көнне үк тоталар.
Сәбәпләре - төрле, нәтиҗәсе - бер
Районда килеп чыккан ике авария машина хуҗаларына җитди материаль зыян китерә.
Беренче очракта руль артына исерек килеш утыручы идарә итүне югалтып, читкә төшеп каплана. Ярый әле, үзенә артык зур зыян килми, ә менә машинасын төзәтү өчен шактый чыгым тотарга туры киләчәк.
Машина йөртүчене унбиш тәүлеккә ябып куялар.
Икенче авария 40 лет Октября урамында килеп чыга. Машина йөртүче дистанция саклау таләбен үтәмичә, алда барган машина алдына чыгып бәрелә. Нәтиҗәдә аны төзәтү өчен шактый акча тотарга туры киләчәк.
Салган килеш машина руле артына утыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү кеше гомерен куркыныч астына куя һәм шул сәбәп аркасында бик күп фаҗига килеп чыга. Моны санга сукмаганнарга каты җәза бирелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев