Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Айныгач үкенүдән ни файда...

Шаһитләрнең чылтыратуы буенча дәүләт автоинспекторлары нык исерек килеш рульгә утырган машина йөртүчене тоталар. Кранлы КамАЗ машинасының Болгар - Базарлы Матак юлында әле бер якка, әле икенче якка чыгып баруын күргән шоферларның берсе бу турыда дәүләт автоинспекторларына хәбәр итә. Инспекторлар машинаны куып тоталар. Руль артындагы ир-ат үз-үзен белештермәс дәрәҗәдә исерек була,...

Шаһитләрнең чылтыратуы буенча дәүләт автоинспекторлары нык исерек килеш рульгә утырган машина йөртүчене тоталар.
Кранлы КамАЗ машинасының Болгар - Базарлы Матак юлында әле бер якка, әле икенче якка чыгып баруын күргән шоферларның берсе бу турыда дәүләт автоинспекторларына хәбәр итә. Инспекторлар машинаны куып тоталар. Руль артындагы ир-ат үз-үзен белештермәс дәрәҗәдә исерек була, алкотестер аның канында бер промилледан артык алкоголь булуын күрсәтә.
Хәзер бу кеше ел ярым руль артына утыра алмаячак. Моннан тыш, аңа утыз мең сум штраф салынды һәм штрафстоянка өчен чыгымнарны түләргә туры киләчәк.
* * *
Чит ил машинасы белән идарә итүче үзенең игътибарсызлыгы аркасында идарәне югалтып, шәһәр зираты янындагы отбойникка килеп бәрелә. Машинага шактый зур зыян килә.
Ә Ленин-Лихачев урамнары кисешкән урында йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешә. Шоферларның берсе юл кагыйдәләренә игътибар итмичә, борылышта икенче машинаны уза башлый. Нәтиҗәдә ике машина җиңелчә бәрелешә, салоннарда утырган пассажирларга зыян килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев