Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Ауда танышын атып үтергән Ульяновск кешесен Татарстанда хөкем итәчәкләр

Фаҗига Нурлат районында булган.

Очраклы рәвештә танышын атып үтергән 58 яшьлек Ульяновск кешесенең эше Нурлат район судында тикшереләчәк.

Фаҗига узган елның 6 декабрендә була. Алты ир-ат Нурлат районындагы Хурал Ту (Караульная Гора) авылы янына ауга киләләр. Аудан соң өйгә кайтырга җыенганда, 58 яшьлек Ульяновскида яшәүче ир-ат ау кирәк-яракларын багажникка тутыра башлый һәм очраклы рәвештә коралның тәтесенә баса. Пуля машинаның арткы утыргычында утырган 40 яшьлек ир-атка тия. Нәтиҗәдә зыян күрүче хстаханәгә барганда юлда җан бирә.

Корал хуҗасын саксызлык буенча кеше үтерүдә гаеплиләр. Эш Нурлат район судында каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев