Атта да бар, тәртәдә дә…
Төнлә мотоциклга утырып чыккан өч егет шактый җитди тән җәрәхәтләре алган.
Мотоцикл йөртүче караңгы юлда автомобильнең кайдан килеп чыкканын да абайламый калган, күрәсең. Килеп бәрелгәч, мотоциклның өч пассажиры да кайсы-кая егыла.
Дәүләт автоинспекторы сүзләренә караганда, авария трассада туктап торган автомобильдә сигнал утларының янмавы һәм авария билгесе куелмавы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Моңа өстәп тагын мотоциклның зур тизлеген һәм йөртүченең тәҗрибәсез булуын да әйтергә кирәк.
Тагын бер юл һәлакәте Екатериновка юлында килеп чыга. Үзебезнең илдә эшләнгән автомобиль үзеннән алдарак хәрәкәт итүче тракторның арткы көпчәгенә килеп бәрелгән. Соңыннан ачыкланганча, хәрәкәт вакытында тракторның арткы фаралары янмаган.
Ике транспорт чарасына да шактый зыян килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев