Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Һаман битарафлык гаепле

Смирнов урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Бәхетсезлекнең төп сәбәбе - шул ук битарафлык. Бу йортта яшәүчеләр ягыла торган мич башына кием-салым һәм башка әйберләр тутырганнар. Ягып җибәргәч, чыккан очкыннан әйберләргә ут каба һәм ялкын тиз арада түшәмгә үрли. Йорт хуҗалары янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Ярый әле алар вакытында килеп җитәләр һәм...

Смирнов урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Бәхетсезлекнең төп сәбәбе - шул ук битарафлык.
Бу йортта яшәүчеләр ягыла торган мич башына кием-салым һәм башка әйберләр тутырганнар. Ягып җибәргәч, чыккан очкыннан әйберләргә ут каба һәм ялкын тиз арада түшәмгә үрли. Йорт хуҗалары янгын сүндерүчеләрне чакыралар.
Ярый әле алар вакытында килеп җитәләр һәм түбәгә ут капканчы сүндерәләр. Кешеләргә зыян килми.
Аеруча сак булырга кирәк
Үткән атнада юллардагы бозлавык һәм машина йөртүчеләрнең саксызлыгы шактый күңелсез хәлләр китереп чыгарды.
Шәһәрнең Нагаев һәм Горький урамы чатларында ике машина бер-берсенә юл бирмәү аркасында бәрелешәләр, ә Вожи авылы янында йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешә. Шәһәргә керү юлында иномарка руле артында утыручы да идарәне югалтып, юл читенә төшеп каплана.
Машина хуҗалары җәйге тәгәрмәчләрне кышкыларына алыштыру турында вакытында кайгыртсалар, мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмас иде.
Җитди зыян килгән
Машина руле артында утырган хатын-кыз юлда барганда көтмәгәндә үгезгә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә машинага шактый зур зыян килә.
Бу хәл Бугровка авылы янындагы юлда килеп чыга. Бәрелгәннән соң машина юл читенә килеп төшә. Машина йөртүчегә зыян килми, ә менә машинасын капиталь ремонтларга туры киләчәк. Үгез кача, аның хуҗасын ачыклый алмыйлар.
Соңгы ике айда безнең районда терлекләргә бәрелү аркасында килеп чыккан бу авария инде дүртенчесе.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре терлек тоткан хуҗаларга тагын бер тапкыр кисәтү ясый: терлекләр махсус урыннарда, юллардан читтә, көн яктысында гына көтелергә тиеш. Әгәр дә авария терлекләргә бәрелү аркасында килеп чыкса һәм машинага яки кешеләргә зыян килсә, моның өчен мал хуҗасына закон буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев