Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Пенсия турындагы законда яңалыклар

1 гыйнвардан №379-Ф3 Федераль закон үз көченә кереп, нәтижәдә пенсия турындагы законга кайбер үзгәрешләр кертелде.

Беренче чиратта, бу Закон яңа төшенчәләр кертте:
- иминиятләштерү взнослары тарифының солидар өлеше. Бу - хезмәт пенсиясенең билгеләнгән база күләмен, үлгән пенсионерларны күмү өчен бирелә торган социаль пособиеләрне, ана булуга бәйле һәм РФ законнары күздә тоткан башка түләүләргә киткән мәҗбүри медицина иминиятләштерүенең иминиятләштерү взнослары өлеше;
- иминиятләштерү взнослары тарифының индивидуаль (шәхси) өлеше. Бу алдан исәпләнгән пенсия капиталы суммасын, шулай ук РФ законнары билгеләгән пенсия акчаларының күләмен ачыклау максатында иминиятләштерелгән затның пенсиясен формалаштыру өчен җыелган һәм аның шәхси счётында тупланган (шәхси счётның махсус өлешен дә исәпкә алып) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүнең иминиятләштерү взнослары өлеше.
Яңа Закон иминиятләштерелгән кеше турындагы аңлатманы киңәйтеп биргән. Бу төшенчәгә хәзер РФ территориясендә вакытлыча яшәүче, чикләнмәгән срокка хезмәт килешүе яки кимендә алты ай срокка хезмәт килешүе төзегән, гражданлыгы билгеләнмәгән затлар да керә.
Нотариуслар, адвокатлар һәм эшчеләр белән килешү төзегән физик затларны учёттан төшерү тәртибенә дә үзгәрешләр кертелгән.
Бу Закон 2009 елның июлендә кабул ителгән №212-Ф3 Федераль законга түбәндәге үзгәрешләрне кертә:
1. Иминиятләштерү взносларын хисаплау базасы 512000 сум күләмендә билгеләнгән. Моннан арткан суммаларга - хезмәт пенсиясенең иминиятләштерү өлешен финанслау өчен иминиятләштерү взносларының солидар өлешенә 10 процент күләмендә тариф куелган.
2. РФ территориясендә вакытлыча яшәүче, чикләнмәгән срокка хезмәт килешүе яки кимендә алты ай срокка хезмәт килешүе төзегән, гражданлыгы билгеләнмәгән затлар файдасына түләнгән акчаларга да иминиятләштерү взнослары түләргә кирәк.
3. Территориаль мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондларына мәҗбүри медицина взнослары тарифы кертелмәгән.
Мәҗбүри медицина иминиятләштерүенең Федераль фондына взнослар тарифы 5,1 процент күләмендә билгеләнгән.
4. Хәзер шәхси эшмәкәрләргә, адвокатларга, нотариусларга хисапланган һәм түләнгән иминиятләштерү взнослары буенча отчёт бирергә кирәкми. Отчётны крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыклары гына бирергә тиеш.
5. Пенсия фонды органнарына шәхси эшмәкәрләр, адвокатлар, нотариуслар өчен дәүләт бюджеттан тыш фондларга взносларның суммасын билгеләү хокукы бирелгән.
6. Мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә иминиятләштерү взносларының төп тарифы киметелеп, 20 проценттан 22 процентка калган.
7. Киметелгән тарифны куллану хокукы биргән иминиятләштерү взносларын түләүчеләрнең эшчәнлек төрләре арткан.
8. Түбәндәге штрафлар арткан:
- хисапланган һәм түләнгән иминиятләштерү взнослары буенча расчётларны вакытында тапшырмаган өчен - 100 сумнан 1000 сумга кадәр;
- иминиятләштерү взносларын дөрес хисаплау, вакытында һәм тулысынча түләүне контрольдә тоту өчен кирәк булган документларны тиешле вакытта тапшырмаган өчен - 50 сумнан 200 сумга кадәр.
9. Иминиятләштерү взносларын түләүчеләргә җәза бирү өчен яңа төр штрафлар кертелгән:
- электрон рәвештә расчёт бирүнең тәртибен сакламаган өчен - 200 сум;
- исәп-хисап счётын ачу (ябу) турында мәгълүматларны тапшыру вакытын бозган өчен - 5000 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев