Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зыялылар фаҗигасы

30 октябрь – илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.

Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессияләр нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә “кара тамга” тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителә, кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларга зинданнарга ябыла. Архангель яклары, Магадан, Колыма, НКВД ихатасында, салкын подвалларда, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл егет һәм кызларының гомерләре киселә. “Халык дошманы” тамгасы алганнарның туганнары, балалары да түбәнсетүләргә, төрле кыерсытуларга дучар ителә.

Шундый кешеләр арасында минем бабам да бар. Ул Иске Рәҗәптә мулла булып эшли, мәчеттә мәдрәсә булдыра. Габделхак бабам, әтисе Көек авылы ишан хәзрәте Нурулла Гатауллин (әтисенең исеме белән йөргән фамилия, соңыннан Алишев) юлын дәвам итеп, халыкка дини белем белән бергә дөньяви белем дә биргән, мәгърифәт нуры чәчкән. Ул ислам динен куәтләгән шәхес. Бабамның бар гомере канлы чорга туры килгән, үз милләтенә һәм диненә карата вәхшилекләрне күргән-белгән дин әһеле. Гаиләсен алып авылдан, илдән чыгып качмаган. Динне мәсхәрәләүне вакытлыча күренеш дип уйлаган, дөньялар яхшырыр, дип өметләнгән. Түбәндәге шигырь юллары мәрхүмнәрнең рухларына дога булып барып ирешсә иде. 

МУЛЛА БАБАМ ГАБДЕЛХАК – 
ШӘХЕС КУЛЬТЫ КОРБАНЫ

Туган төбәге – Спас ягы,
Көек дигән салада.
Белем өстәп укып йөргән,
Казан дигән калада.
Галләм хәзрәт мәдрәсәсендә
Алган ул дини белем.

Әтием Әхмәт Алиш истәлекләреннән

Мин аны күптән белдем.
Указлы мулла булгач,
Җибәргәннәр хезмәткә.
Иске Рәҗәп халкына
Дини белем бирмәккә.
Килгән ул Көек авылыннан
Гөрләп торган салага.
Дөньяви белемне дә,
Биргән ул һәр балага.
Татар күргән хәсрәт-газап
Төшмидер лә ул күктән.
“Эшләгәнне – мир сөймәс”, дигәнне
Ишеттем лә мин күптән.
Булдыклыга баз казыган,
Татар үзе юл бүлеп.
Җае чыкса куяр иде,
Тереләй җиргә күмеп.
Гыйбрәт алыйм дисәң әгәр,
Бар бездә гаҗәп хәлләр:
Иң белемле, булдыклыларны 
Төрмәләргә япканнар.
Беренче чиратта муллалар,
Сөргеннәргә киткәннәр.
Алар күргән михнәтләрне
Үлчәмәгән бизмәннәр.
НКВДдан уздырып
Йөргәннәр лә куштаннар.
 “Указ шулай килгән, имеш
Өстән аны кушканнар!”
Күпләр киткән рәнҗеш белән,
Кергәннәр кара гүргә.
Күптән алар акландылар,
Урыннар хәзер – “түрдә”.
Кулымда – бабамны аклау кәгазе,
Җаныма җылы табам.
Репрессия чоры корбаны
Габделхак Алиш бабам.
Архангель яклары – сөрген як
Мин бит аны күрмәгән.
Кем дә әйтми төгәл санны,
Анда кем интекмәгән?!
 “Кеше иде!, диләр аны
Җылы иде хисләре.
Якты булды – үзе, сүзе
Дөрес иде эшләре”.
Көек белән Рәҗәпнең
Ерак түгел арасы.
Шәхес культы елларының 
Калды бездә ярасы.
Иске Рәҗәптән 84 кеше
Шәхес культы корбаны.
Соң булса да хөкүмәт,
Исемнәрен аклады.
Флёра Хәйретдинова,
Иске Рәҗәп авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев