"Спас коммуналь челтәрләре" җәмгыятенең контроль-исәпләү приборлары һәм автоматлаштыру слесаре Денис Маслов өчен кышкы чор аеруча да җаваплы санала. Чөнки шәһәрдәге йортлар һәм төрле учреждениеләрне җылылык белән тәэмин итүдә аның да өлеше бар.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Яшь белгеч коммуналь тармакта әле биш кенә ел эшли. Эшче һөнәре сайлавына бер дә үкенми. Шәһәрдәге беренче урта мәктәпне тәмамлагач, Денис Казандагы механика-технология техникумына укырга кергән. Әтисе Анатолий Петрович та озак еллар шушы оешмада эшли, гел алдынгылар сафында бара.
Шәһәрне тулысынча җылылык белән тәэмин итүче ун газ котельныеның өзлексез эшләве өчен беренче чиратта Денис җаваплы. Пионер, Пушкин һәм Дзержинский урамнарындагы өч котельныйда, мәсәлән, куәте 2,5 мегаватт тәшкил итүче промышленность казаннары куелган. Кечерәк типтагы мини-казаннар бер бинага, мәсәлән, шәһәр мунчасына, Күп функцияле үзәккә, күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтә. Котельныйдагы барлык җиһаз һәм җайланмаларның өзлексез эшләве өчен контроль-исәпләү приборларына хезмәтне тиешле таләпләр нигезендә күрсәтә белү төп шарт булып тора. Вакытында техник карау үткәрү, ашыгыч ремонт - болар барысы котельный эшчәнлегендә чагылыш таба. Шунысын да әйтергә кирәк, Дениска шактый катлаулы аппаратуралар белән эш итәргә туры килә. Монда инде туплаган тәҗрибә генә җитеп бетми, белемле булуың да кирәк. Коммуналь челтәрләрдә эшли башлавына биш кенә ел тулса да, ул инде күп нәрсәләргә өйрәнгән. Манометр, термометр, мичләрнең тарту көче, катлаулы электрон программалар - болар һәм башка приборлар аның көн саен игътибар үзәгендә. Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да онытырга ярамый. Слесарь гына булса да, бик зур җаваплылык йөкләнгән Дениска. Шуңа күрә, беренче карашка вак-төяк кебек кенә күренгән нәрсәләргә һәрвакыт игътибар бирергә кирәк. Шунсыз ярамый. Югыйсә, теге яки бу объектны җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыгарга мөмкин. Бу мәсьәләгә коммунальчылар һәрвакыт зур игътибар бирә.
Дениска эше буенча әле тагын оператив техник персонал белән дә даими элемтәдә торырга туры килә. Ни өчен дигәндә, төрле очраклар килеп чыгарга мөмкин. Мондый вакытларда аварияләрнең сәбәбен тиз ачыклау һәм газ казаннарын яңадан эшләтеп җибәрү зур әһәмияткә ия. Әлбәттә инде, күп нәрсә контроль-исәпләү приборлары һәм автоматика слесарының, шулай ук коллективның башка әгъзаларының белеменә, осталыгына бәйле. Казан сафтан чыккан очракта резервта торган запас казаннарны да эшләтәләр. Һава температурасы төшкән очракларда шулай ук резервтагы җылыту приборларын эшләтә башлыйлар.
Дүртенче разрядлы слесарь Денис Маслов үзенә нинди зур җаваплылык йөкләнгән булуын әйбәт аңлый. Шуңа күрә беркайчан сынатмаска тырыша.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев