Закон көче – аның үтәлешендә
1 ноябрьдә безнең илдә суд приставлары көне билгеләп үтелде. Бүлек эше турында безгә Спас районы бүлегенең өлкән суд приставы Вардан ШАХНАЗАРЯН сөйли:
– Безнең хезмәтнең иң мөһим бурычлары һәм юнәлешләре – судьяларның, процесста катнашучыларның, суд биналарының куркынычсызлыгын тәэмин итү, алиментларны, җинаять һәм административ штрафлардан алынган зыянны, ТКХ файдасына түләүләр, бюджетка салымнар һәм җыемнарны, кредитлар буенча бурычларны түләттерү. Шулай ук безнең хезмәт мәҗбүри эшләр, чит ил гражданнарын Россия Федерациясеннән читкә озату, тузган, аварияле, законсыз корылмаларны сүтү, бала белән аралашуны билгеләү һ.б. кебек суд карарларын үтәү кебек суд карарларын башкару белән шөгыльләнә.
Агымдагы елның ун аенда суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Спас район суд приставлары бүлеге эшчәнлеге өстенлекле бурычларны хәл итүгә һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тарафыннан җиткерелгән план-йөкләмәне үтәүгә юнәлдерелде. Узган чорда суд карарлары һәм башка административ органнар актлары буенча түләттерү белән өч суд приставы-башкаручысы шөгыльләнгән. Эштә 280 миллион сумнан артык суммага 7560 башкарма документ булды. Шул ук вакытта бер суд приставына йөкләнеш аена 268 башкарма производство тәшкил иткән. Гамәлдәге законнарда каралган төрле нигезләр буенча барлыгы 70 миллион сумлык 4479 башкарма производство тәмамланды.
10 хезмәткәр һәм 4 суд приставы хезмәт куйган безнең район суд приставлары бүлеге бу бурычларны уңышлы башкарып чыкты. Беренче чиратта, моңа куелган бурычларны көн саен үтәп, сайлаган һөнәренә тугрылык, тәҗрибә һәм белем, әдәплелек һәм түземлек, һөнәри осталык, инициатива һәм шул ук вакытта закон таләпләрен катгый рәвештә башкаручы коллективның бердәмлеге нәтиҗәсендә ирешелде. Соңгы елларда безнең республика суд приставларының 58 бүлеге арасында иң яхшылар бишлегенә керүебез югарыда әйтелгәннәрнең бер дәлиле булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев