Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

ЗАГСка гаризаны электрон рәвештә бирергә була

Татарстанда никахны теркәүгә гаризаны дәүләт хезмәтләренең региональ порталы аша бирүне камилләштерделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова аңлатып үткәнчә, элгәре никахны теркәүгә алдан язылып куярга гына була иде. Язылганнан соң ЗАГС бүлегенә килеп, гаризага кул куярга кирәк иде. Хезмәтнең яңа версиясе никахны теркәү вакытын сайларга, дәүләт пошлинасын түләргә, гаризаны тулысынча электрон...

Татарстанда никахны теркәүгә гаризаны дәүләт хезмәтләренең региональ порталы аша бирүне камилләштерделәр.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова аңлатып үткәнчә, элгәре никахны теркәүгә алдан язылып куярга гына була иде. Язылганнан соң ЗАГС бүлегенә килеп, гаризага кул куярга кирәк иде.
Хезмәтнең яңа версиясе никахны теркәү вакытын сайларга, дәүләт пошлинасын түләргә, гаризаны тулысынча электрон рәвештә тапшырырга мөмкинлек бирә. Шәхесне раслау өчен ЗАГС бүлегенә килеп йөрергә, кәгазь документларга кул куярга кирәкми. Моның өчен электрон имза куелу җитә.
Гариза бирүченең икесе дә Россия Федерациясе гражданины булырга, дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында идентификация һәм аутентификация бердәм системасында учет язмасы (стандарт яки расланган) белән теркәлергә тиеш. Гади электрон имза алу өчен РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, кирәкле мәгълүматларны тутырырга (исем, фамилия, әтисенең исеме, паспорт мәгълүматлары, СНИЛС) һәм алар автомат тикшерү үткәнен көтәргә кирәк. РФ дәүләт хезмәтләре порталыннан логин белән пароль гади электрон имза ролен үти.
Гариза бирү өчен кияү яки кәләшкә Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында РФ дәүләт хезмәтләре порталының логин һәм пароле белән теркәлергә һәм гаризаның үз өлешен тутырырга кирәк. Шуннан соң гариза өстәмәләр кертү өчен икенче гариза бирүченең шәхси кабинетына җибәрелә. Сайлап алынган вакытны икесе дә раслаганнан, дәүләт пошлинасын түләгәннән соң гариза сайлап алынган ЗАГС бүлегенә җибәрелә. Гаризага җавап Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында егет белән кәләшнең шәхси кабинетларына икенче эш көнендә җибәрелә.
Фото: http://mirtelecoma.ru/news/sectornews/502/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев