Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юридик затлар Росреестрга күчермә тапшырмый

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән Федераль закон нигезендә, дәүләт власте органнары гариза белән мөрәҗәгать итүчеләрдән башка ведомство карамагында булган документ һәм мәгълүматларны алып бирүне таләп итәргә тиеш түгел. Аерым алганда, хәзер дәүләт теркәве өлкәсенә караучы хезмәтләр күрсәтү секторында гариза тапшыручылардан юридик затларның...

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендә кабул ителгән Федераль закон нигезендә, дәүләт власте органнары гариза белән мөрәҗәгать итүчеләрдән башка ведомство карамагында булган документ һәм мәгълүматларны алып бирүне таләп итәргә тиеш түгел.
Аерым алганда, хәзер дәүләт теркәве өлкәсенә караучы хезмәтләр күрсәтү секторында гариза тапшыручылардан юридик затларның Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРЮЛ) күчермә алып бирүнең кирәклеге юк. Закон кысаларында, хокукка дәүләт теркәве уздыручы орган, ведомоствоара хезмәттәшлек итүче системада катнашучы буларак, салым органына мөрәҗәгать итә һәм дәүләт теркәве уздыру өчен тиешле документларның барысын да үзе ала.
Шунысын да әйтергә кирәк, ведомоствоара запрос электрон документ рәвешендә ведомствоара электрон хезмәттәшлек итү (СМЭВ) системасын кулланып формалаша.
Ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы түбәндә бәян ителәчәк очракта да уңышлы кулланыла.
"Күчемсез милек һәм аның белән эш итү хокукына дәүләт теркәве турында" 1997 елның 21 июлендә кабул ителгән 122 нче Федераль законның 13 маддәсендәге 1нче пункт нигезендә, дәүләт теркәвенә тапшырылган документларга хокукый экспертиза үткәрелергә тиеш. Дәүләт теркәвенә элеккечә үк алыш-биреш итү документларын, шул исәптән күчемсез милек объектларын сатып алу-сату килешүләрен тапшыралар. Кагыйдәләрдә каралганча, дәүләт теркәүчесе һәр ике якның да тәкъдим ителгән документларын тикшерә. Документларга анализ ясалганнан соң, дәүләт теркәүчесе өченче бер кешенең дә милеккә карата булган хокукын яки башка обремененияләрне (сак йөкләмәсе һ.б) ачыкларга мөмкин. Болар буенча мөһим мәгълүматлар күрсәтелгән документларны гариза белән мөрәҗәгать итүченең тапшырмавы да ихтимал. Кимчелекләрне ачыклау яки җитешсезлекләрне бетерү максаты белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре кирәкле документларны тиешле оешмалардан ведомствоара электрон хезмәттәшлек итү системасы буенча соратып алалар.
Дәүләт (муниципаль) органнары арасындагы ведомствоара хезмәттәшлек процедурасы Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә күчемсез милек өлкәсендә яңа электрон мөмкинлекләрдән файдалану мөмкинлеге бирәчәк. Бу инде гариза белән мөрәҗәгать итүчеләр өчен дәүләт теркәве процессын гадиләштерәчәк, алай гына да түгел, финанс чыгымнарын киметәчәк, тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать итүнең дә кирәге калмаячак.
Матбугат хезмәте.
Фото: http://www.picma.ru/news/5677-2013-10-10-09-48-48.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев