Алдан хәбәр ителгәнчә, Истамбулда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 40нчы сессиясе булды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы делегациясе составында район башлыгы Камил Нугаев та катнашты. Бүген ул сессия барышында каралган мәсьәләләр турында сөйли һәм чикләүләр бетерелгәннән соң. Төркиядә алган тәэсирләре белән уртаклаша.
- Моңа кадәр төзелгән килешүләр нигезендә, без бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше...
Алдан хәбәр ителгәнчә, Истамбулда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 40нчы сессиясе булды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы делегациясе составында район башлыгы Камил Нугаев та катнашты. Бүген ул сессия барышында каралган мәсьәләләр турында сөйли һәм чикләүләр бетерелгәннән соң. Төркиядә алган тәэсирләре белән уртаклаша.
- Моңа кадәр төзелгән килешүләр нигезендә, без бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше турында Бөтендөнья мирас комитетына отчет, ягъни ул чыгарган карарга җавап итеп мәгълүмат тапшырырга тиеш идек. Бу ел башында без Бөтендөнья мирас үзәгенә Борынгы Болгарны саклау, тарихи һәм археологик комплекс белән идарә итү планын җибәрдек. Бу планга объект һәм буфер зонасын юридик яктан саклауның кайбер аспектлары да кертелгән иде. Контрольлек итү системасы төп максатка ирешү - Борынгы Болгардагы тарихи-археологик комплексның универсаль байлыкларын саклау өчен эшләнде. Әлеге система объектларны күзәтү һәм аларның нинди халәттә булуын теркәп бару өчен булдырылды. ЮНЕСКО экспертлары киңәше белән 2014 елда тыюлыкның тарихи зонасындагы палатка шәһәрчеген икенче урынга күчердек. Хәзер ул рәсми рәвештә башка урында, төгәл әйткәндә, тарихи валның артында урнашкан. Узган ел архив-саклау урынын төзү эшләре башланды. Моннан соң бөтен мәгълүматлар, археологик табылдыклар турындагы отчетларның барысы да берләштереләчәк.
2015 елның ноябрендә без Бөтендөнья мирас үзәгенә Болгарда рухи һәм белем бирү үзәге - ислам академиясе төзергә җыенуыбыз турында хәбәр иттек.
Объектның Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгәннән соң хаҗ кылырга килүчеләр санының артуын да әйттек. Хатта шулай ук Ак мәчеттән 300-400 метр ераклыкта өстәмә уку корпуслары һәм тулай торак төзелергә тиешлеге турында да мәгълүмат бар иде. Утырышта отчетка кагылышлы башка мәсьәләләр дә тикшерелде. Югарыда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, шуны билгеләп үтәсе килә, без мирас комитетының күрсәтмәләрен һәм киңәш-тәкъдимнәрен төгәл үтәп, бөтен проектларны, шул исәптән Ислам академиясе, Идел елгасы буенда кунакханә комплексы, шулай ук шәһәрдә күп катлы йортлар төзү планын алдан ук килештереп эшлибез.
Бөтендөнья мирас үзәге отчетны канәгатьләнү хисе белән кабул итте һәм комитетның Болгар тарих-археология комплексына адресланган киңәшләре якын арада бернинди отчет бирүне таләп итми, дип тә билгеләп үтте. Комитет һәм идарә итү планы чараларын киләчәктә дә шулай төгәл үтәргә куштылар.
Моннан тыш, сессия барышында Свияжск буенча да актив эш алып барылды. Бу мәсьәлә буенча ЮНЕСКО экспертлары белән очрашулар һәм консультацияләр үткәрелде. Аеруча делегация җитәкчесе, «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту фонды»ның башкарма директоры Татьяна Петровна Ларионованың зур һәм актив эш алып баруы турында әйтергә кирәк. Ул үз позициясендә нык тора, кирәк булса бәхәсләшә, барысын да бәйнә-бәйнә аңлатып бирә. Хәзер әлеге тарихи-мәдәни һәйкәлне Бөтендөнья ЮНЕСКО мирас исемлегенә кертү буенча әзерлек эшләре алып барыла. Озакламый Свияжск ЮНЕСКОга кабул ителер, дип ышанасы килә.
Төркиягә килгәндә исә, илдә тормыш кайнап тора (соңгы вакыйгалар турында әйтеп тормыйм, чөнки без Төркиядә әлеге тәртипсезлекләр башланыр алдыннан булдык). Истамбул - зур һәм матур шәһәр, мондагы чисталык һәм тәртипне күреп исең китәрлек. Бөтен җирдә чәчәкләр үсә, яшел газоннар. Сокланып туйгысыз. Безгә алардан үрнәк аласы иде...
Төрекләр ике ил арасындагы чикләүләрнең бетерелүенә бик шат. Соңгы җиде ай эчендә бу чикләүләр китергән кыенлыкларны алар күп күргән. Төркиягә соңгы тапкыр моннан биш ел элек барган идем, ул вакытта биредә туристлар күп иде, бөтен җирдә рус телендә сөйләшәләр, сәүдә рәтләре арасында безнең сатып алучыларнең күплегенә дә игътибар иттем. Безнең туристлар төрекләргә шактый табыш китерде. Әлбәттә, санкцияләр халыкка нык тәэсир итте. Хәзер инде безнең ил кешеләре Төркия курортларына ял итәргә баралар, ике ил арасында башка мөнәсәбәтләр җайга салына. Әмма ныклы мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен болар гына аз әле. Моның өчен шактый вакыт таләп ителәчәк.
Боларның барысы да тагын бер тапкыр дус һәм тату яшәргә кирәклеге турында сөйли. Кайбер бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән, сөйләшүләр өстәле артына утырып хәл итәргә кирәк. Тыныч, мул тормышта яшәүдән дә яхшырак тагын ни бар икән? Безгә шуңа омтылырга, булган бөтен нәрсәнең кадерен белергә кирәк.
Фото: http://www.newspress.co.il/?p=9001
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев