Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юбилеең белән, яраткан газетабыз!

Бүген район Мәдәният йортында "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасының 100 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара була. Бу уңайдан спаслыларга район башлыгы Камил Нугаевның котлавын җиткерәбез.

Спас төбәге борынгы Болгар һәйкәлләре белән генә түгел, ә бай тарихы белән дә уникаль. Бизнә фәтнәсе турында дөньяның күп илләрендә яздылар, Өчкүл, Полянка, Никольск, Иске Рәҗәп, Көек, Кузнечиха һәм башка авылларның тарихы күпләрдә зур кызыксыну уята. Әлбәттә инде, район үзенең газетасы белән дә горурлана. Әйтергә кирәк, безнекедәй бай тарихлы газеталар республикада сирәк. 1917 елда Спас өязендә республикада беренчеләрдән булып Совет власте игълан ителә, шуннан соң ук газета чыгару мәсьәләсе килеп баса. 1917 елның декабрендә "Крестьянин" газетасының беренче саны басылып чыга. Халыкка ышанычлы мәгълүмат чыганагы кирәк булган чорда "Крестьянин" нәкъ менә шул рольне үти дә инде.
Узган гасырның 60-70нче елларында "Новая жизнь" газетасында минем дә мәктәп тормышын чагылдырган мәкаләләрем басылды, якташларым да газетага еш язып тордылар. Район газетасында авылның уңган-булган кешеләре турындагы язмаларны һәрвакыт кызыксынып укыдык, газетада безнең исем-фамилия басылып чыкса, чын күңелдән горурландык. Шуңа күрә район газетасының һәр санын түземсезлек белән көтеп алдык.
Әле хәзер дә, иртән эшкә килү белән, иң беренче итеп район газетасын кулыма алам. Кайбер материаллар басылып чыкканнан соң махсус киңәшмәләр дә үткәрәбез. Ни өчен кайбер урамнарда кичен утлар янмый, ни өчен юлларны начар чистарталар, су белән тәэмин итүдә килеп чыккан проблемаларны ничек хәл итәргә була? Боларның барысы хакында уртага салып сөйләшәбез, тиешле нәтиҗәләр ясыйбыз һәм шуннан чыгып чаралар күрелә.
Редакция коллективы белән һәрвакыт тәҗрибәле белгечләр, үз эшләренең осталары җитәкчелек итүе турында да әйтергә кирәк. Аларның барысына да зур рәхмәт. Соңгы араларда көндәлек матбугат чаралары чоры үтеп бара, аның урынына Интернет, газеталарның электрон версиясе килә, дигән сүзләр еш ишетелә башлады. Бу хакта әлегә төгәл генә берни әйтеп булмый. Мин үзем, мәсәлән, газетаның кәгазьдә басылган вариантына өстенлек бирәм. Ни дисәң дә, болай җайлырак. Таныш-белешләрем, дусларым да шул фикердә. Шуңа күрә, гадәти газета әле киләчәктә дә чыгуын дәвам итәр, дип уйлыйм. Күп гаиләләрдә әле дә булса еллар узу белән саргайган, инде ертыла башлаган газета битләрен күз карасыдай кадерләп саклыйлар. Туганнары, якын кешеләре, танышлары турында сөйләүче бу газета битләре гаилә ядкаре кебек, буыннан-буынга тапшырылып килә. Моңа ничек горурланмыйсың!
"Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы коллективын, журналистларны ихластан юбилей белән тәбрик итәм. Иң яхшы традицияләрне лаеклы дәвам итегез, һөнәри осталыгыгызны камилләштерегез, заман белән бергә атлагыз, вакыйгаларны дөрес яктыртыгыз. Матбугат ветераннарына һәм газета укучыларга да иң изге теләкләремне җиткерәм. Газетабызның популярлыгы тагын да артсын, яңа дуслары күбәйсен, укучылар аудиториясе ишәйсен. Яраткан газетабызны һәр өйдә, һәр гаиләдә түземсезлек белән көтеп алсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев