Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилеең белән, район газетасы!

"Новая жизнь" газетасының йөз еллык юбилеен билгеләп үтәр алдыннан, без газета укучыларыбыздан район басмасы уяткан хатирәләр, аның битләрендә нинди язмаларны күбрәк күрергә теләүләре турында фикерләре белән уртаклашуларын үтендек.

Мәмдүдә Бикбулатова,
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Андрей Бурумов исемендәге премия лауреаты (Болгар шәһәре):
- Ирем һәм мин район газетасы белән һәрвакыт хезмәтттәшлек иттек, шуңа күрә газетаның беренче редакторы исемендәге премиягә лаек булуыбыз да очраклы хәл түгел. Район басмасы минем өчен гомерем буе тугры дустым, оештыручым булып калды. Гомерен журналист эшчәнлегенә багышлаган кешеләрнең шактые белән көчләрен үзем дә таныш. Алар барысы да газетаны эчтәлекле, кызыклы итәр өчен кызганмадылар.
Район газетасы яшьләргә патриотик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә дә бәяләп бетергесез роль уйный. Шактый мәсьәләләрдә ул миңа акыллы киңәшчем булып торды. Газета идеология эшен чагылдырды, социалистик ярыш нәтиҗәләрен яктыртты. "Новая жизнь" газетасы коллективы бүгенге көндә дә халыкны тормышта булган күпсанлы яңалыклар, кызыклы очрашулар, район тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар белән вакытында таныштырып тора. Басмагызга киләчәктә дә иҗади уңышлар телим.
Альбина Лаврентьева,
хезмәт ветераны (Болгар шәһәре):
- "Новая жизнь" газетасы минем өчен яраткан китабым кебек. Һәр санын башыннан ахырына кадәр җентекләп укып барам. Аңа озак еллар буе язылып киләм һәм тормышымны яраткан газетамнан башка күз алдына да китерә алмыйм. Газетага тагын да зуррак юбилейларны каршыларга насыйп булсын иде.
Семен Столяров,
җәмәгать советы вәкиле (Болгар шәһәре):
- "Новая жизнь" газетасының яңа санын кулга алып укый башлау минем өчен чын бәйрәм кебек. Шәһәрнең дә, авылның да ничек яшәвен газета битләреннән укып беләм. Үземә яхшы таныш булган кешеләр, Спас районы халкының ирешкән уңышлары турында уку аеруча күңелле була.
Галина Хәмидуллина,
педагогия хезмәте ветераны (Болгар шәһәре):
- Комсомол булган елларымнан бирле "Новая жизнь" белән кулга-кул тотынып барам. Вакытында аның белән шактый тыгыз хезмәттәшлек иттем, мәктәп темасына язмалар әзерләдем. Үземне актив укучы гына түгел, җирле халык арасында газетаның чын агитаторы дип тә саныйм. Газетадан кисеп алынган төрле рецептлар да исәпсез-хисапсыз миндә. Хәзерге вакытта да һәр санны түземсезлек белән көтеп алам, кызыксынып укыйм. Безнең өчен бик зур әһәмияткә ия булган газетаны чыгаручыларның барысын да хөрмәт итәм. Коллективка чын күңелдән зур иҗади уңышлар, иминлек телим.
Люция Милицкова,
пенсионер (Коминтерн поселогы):
- "Новая җизнь"не түземсезлек белән көтеп алган иң яраткан газетам дисәм, бер дә хата булмас. Безнең авылда почта бүлеген япкач, газета-журналларны Кожаевка хат ташучысы алып килә. Газетаның бер битен дә калдырмыйча укып чыгам, якташларым уңышлары турында күп яңалыклар беләм, алар өчен сөенәм. Ул миңа нәкъ шуның өчен бик кадерле дә.
Валентина Мокрова,
(Болгар шәһәре):
- Район газетасын кызыксынып укыйм. Барлык материаллар җиңел укыла, аңлаешлы итеп язылган. Ә "Новая жизнь" газетасының юбилей елы минем өчен аеруча әһәмиятле булды, чөнки саннарның берсендә минем турында яздылар. Яшереп тормыйм, газета битләрендә фоторәсемемне күрү, үзем турында язылган материалны уку бик күңелле булды. Юбилеең белән сине, яраткан газетам!
Дамир Хәмидуллин,
КФХ җитәкчесе (Иске Рәҗәп):
- Район газетасының узган гасырның алтмышынчы елларыннан бирле укып барам. Вакытында Николай Васильевич Чегодаев, Равил Ибраһим улы Исмәгыйлев белән танышлар идек, Анатолий Петрович Самаркин белән әлегә кадәр дус булып яшибез. Бу журналистлар безнең авылга еш киләләр, авылның гади хезмәт кешеләре, әһәмиятле вакыйгалар турында материал җыялар иде.
Газета уку стажым бик зур, шулай да беренче булып кулга нәкъ район газетасын алам, аның беренче битеннән ахыргысына кадәр укып чыгам. Аеруча авыл хуҗалыгы темаларына багышланган язмаларны кызыксынып укыйм, минемчә, алар газета битләрендә күбрәк урын алып торырга тиеш. Газета хезмәткәрләренә чын күңелдән бәхет һәм иминлек, барлык планнарының тормышка ашуын телим.
Елена Никитина,
кадет интернат-мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:
- Район газетасын мәктәп елларыннан бирле укыйм. Шунысы исемдә, дәү әни белән дәү әтиемә кунакка килгәч, иң беренче булып район газетасын кулыма алып, туганнарым, таныш-белешләрем турында язмаларны кызыксынып укып чыга идем. Әлегә кадәр шулай итәм.
Газета бүгенге көндә дә актуаль яңалыклары, кызыклы язмалары белән сөендерүдән туктамый. Редакция коллективын һәм матбугат ветераннарын бик зур әһәмияткә ия булган бер гасырлык юбилее белән котлыйм. Барыгызга да иҗади уңышлар, күтәренке кәеф һәм кызыклы очрашулар телим!
Галина Царева,
хезмәт ветераны (Болгар шәһәре):
- "Новая җизнь" район газетасы күптәннән бирле минем гомер юлдашым дисәм, ялгыш булмас кебек. Газетаның элеккеге редакторлары Борис Григорьевич Синяшин, Геннадий Иванович Пахомов, Равил Ибраһим улы Исмәгыйлев, Анатолий Петрович Самаркинны яхшы беләм. Алар чын мәгънәсендә үз һөнәренә тугры кешеләр, газетаны кызыклы, заманча итү өчен көчләрен дә, вакытларын да кызганмаган чын осталары. Газетага озын гомер, башка көндәлек басмалар арасында мәңге сүнмәс якты йолдыз булып балкып торуын телим!
Зиннәтулла
Гыйззәтуллин,
Бөек Ватан сугышында катнашучы, ТРның атказанган мәктәп укытучысы (Иске Рәҗәп авылы):
- "Новая жизнь" газетасына 1951 елдан бирле, җиде дистә гасырга якын язылып киләм. Район газетасына язылмый калган бер елым да булмады.
Миңа инде 94 яшь һәм үз тормышымны газета-журналлардан башка күз алдына китерә алмыйм. Алар арасында "Новая жизнь" аерым урын алып тора һәм әлегә кадәр үз укучыларына тугры кала. Мәсәлән, миңа газета язмаларының барысы да аңлаешлы телдә язылуы, эчтәлекле, район һәм шәһәр тормышындагы конкрет фактларны чагылдыруы һәм артык озын булмавы ошый. Газетаның үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнавы аеруча әһәмияткә ия, район мәктәпләреннән яңалыкларның даими бастырылуы да әйбәт. Гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кеше буларак, миңа мәктәп тормышы турындагы, тарихи һәм хәрби темаларга язмалар белән танышу аеруча күңелле. Мәктәп музеенда да төрле елларда Иске Рәҗәп авылы кешеләре турында "Новая жизнь" битләрендә басылып чыккан шактый материаллар тупланган. Безнең район авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче район булганга күрә, киләчәктә газета битләрендә басу һәм фермаларда тырышып эшли торган гади хезмәт кешеләре турында күбрәк материаллар күрәсе килә.
Мөмкинлектән файдаланып, яраткан газетамны, аның барлык хезмәткәрләрен бер гасырлык юбилее белән тәбрик итәм һәм яңа иҗади уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев