Җәй әле башланды гына, ләкин үткән еллардагы кебек, черкиләр аптырата башлады.
Хәзер җәй җитүен шатланып көтеп аласы урынга алдан ук борчылып торабыз, чөнки көннәр җылына башлау белән иң беренче черкиләр борчый башлый. Алардан берничек тә сакланып булмый: бакчада да, өйдә дә, урамда да кешеләрне интектерәләр. Күп азаплангач, халык кайчан салкыннар...
Җәй әле башланды гына, ләкин үткән еллардагы кебек, черкиләр аптырата башлады.
Хәзер җәй җитүен шатланып көтеп аласы урынга алдан ук борчылып торабыз, чөнки көннәр җылына башлау белән иң беренче черкиләр борчый башлый. Алардан берничек тә сакланып булмый: бакчада да, өйдә дә, урамда да кешеләрне интектерәләр. Күп азаплангач, халык кайчан салкыннар җитәр икән, дип көтә башлый, чөнки алардан шулай гына котылып була. Нинди алга киткән заманда яшәүгә карамастан, шушы гап-гади күренгән эш зур проблемага әйләнде.
Бакчага чыгып эшкә тотынуга, өерләре белән ябышалар, хәзер урманга бару, Идел буена төшеп утыру турында уйлыйсы да юк. Шуңа күрә хәзер кибеттә сатыла торган черкиләрдән саклауга төрле химик чараларын алырга туры килә. Ә бит аларның кешегә зыяны да бар.
Черкиләрдән балалар бигрәк тә нык зыян күрә. Әле кайчан гына без кичләрен рәхәтләнеп бакчада эшли идек, урманга җиләккә, гөмбәгә бара идек. Черкиләрнең барлыгын да белми идек. Хәзер нәрсә үзгәрде, черкиләр нигә шулай котыра икән?
Мин үткән ел да бу турыда газетага язган идем - файдасы гына булмады. Матур җәйнең ямен җибәрмәс өчен быел нинди чаралар күрелер икән?
Галина Калинушкина,
хезмәт ветераны.
Болгар шәһәре.
Хатка аңлатма бирәләр:
Валерий Осокин,
район башкарма комитеты җитәкчесе
- Җәй көне чыннан да черкиләр кешеләрне нык интектерәләр, ләкин бу мәсьәлә игътибарсын калмый.
2016 елда бу максатлар өчен республика бюджетыннан 45 мең сум акча бүлеп бирелде. Эшне башкару өчен аукцион үткәрелде һәм Ульяновскиның бер фирмасы тендерда җиңеп чыкты. Аннан соң ике тапкыр малярия таратучы черкиләргә каршы берничә күл эшкәртелде. Ләкин никадәр генә теләсәк тә аларның барысын да юкка чыгарып булмый.
Шуңа күрә җирле бюджеттагы өстәмә акча исәбенә малярия куркынычы тудырмаган кайбер күл тирәләрен, урман буйларын эшкәртү планлаштырыла.
Аның ярдәме тими калмас дип ышанабыз, ләкин черкиләрне тулысынча юкка чыгарып бетереп булмас.
Татьяна Егорова
РТ Чистай һәм Спас районнары Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлек башлыгы урынбасары:
- Канэчкеч черкиләр 50дән артык вируслы, бактериаль һәм паразит авыруларны йоктырырга мөмкин. Безнең республикада алар малярия, туляремия һәм Көнбатыш Нил лихородкасын тарату куркынычы тудыралар. Бу авыруларны кисәтү максатында, безнең районда ел саен сулыкларны черки личинкаларына каршы эшкәртәләр. Хәзерге вакытта 17 гектар мәйданда 7 сулык эшкәртелгән. Биредә малярия черкиләренең үрчү куркынычы бар. Эшләр дәвам итәчәк.
Инсектицидлар белән черкиләрне эшкәртүгә килгәндә исә, тиешле норматив документлар нигезендә, ул йогышлы авырулар (малярия, Көнбатыш Нил лихородкасы) булган җирдә генә кулланыла.Шуңа күрә авиация белән дә эшкәртеп булмый.
Димәк, шәхси профилактикага күбрәк игътибар бирергә кирәк: ишек-тәрәзәләргә челтәр-марлялар куярга, аэрозольләр, электрофумигаторлар, төрле эмульсияләр, спрейлар кулланырга киңәш итәбез. Әлбәттә, черкиләр котырган вакытта тиешенчә киенергә кирәк.
Бакчаларда яшелчәләргә сибәргә дип агызган суны ачык тотмагыз, капкач белән ябыгыз. Каты көнкүреш калдыкларын махсус контейнерга салырга кирәк.
Әлеге чаралар күпмедер дәрәҗәдә черкиләрдән сакланырга ярдәм итәр.
Фото: http://komary.nasekomye-info.ru/sprej-ot-komarov/
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев