Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җырны юлдаш итеп

Узган шимбәдә Куралово авылы Мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде, дисәң һич ялгыш булмас. Авылга мондый кунакларның күптән кайтканы булмаган: бу көнне җирле "Монополия" вокаль-инструменталь ансамбле үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтте.

"Радуга" төркеменең беренче концерты 1976 елның 6 ноябрендә була. Шул вакыттан бирле күп нәрсәләр үзгәрде:әлеге төркем бер илдә төзелгән булса, без хәзер бөтенләй башка илдә яшибез, шаулап торган авыл урамнары да тынып калды… Төрле елларда ансамбльнең исеме дә, аның составы һәм репертуары да үзгәрә. Әмма ни генә булса да, ансамбль таркалмый. Яшьләр дә репетицияләргә бик теләп йөри. Бу ансамбль һәр буын хәтерендә онытылмас тәэсирләр калдыра
Бу көнне ансамбльнең элекке уенчылары үзләре өчен якын булган коллективны юбилее белән котларга җыелды. Араларында Тәтеш, Казан, Буа, Биләр, Алексеевскидан кайтучылар да, районыбызның кайбер авылларыннан һәм башка урыннардан килүчеләр күп иде. Андрей Чугуров, мәсәлән, Биләрдән кайткан. Ул анда эзләү отряды җитәкчесе булып эшли. Быел ул җитәкчелек иткән төркем район мәктәпләре укытучылары һәм укучылар белән берлектә сугыш елларында Смоленск өлкәсендә һәлак булган якташларыбызның җәсәден эзләүдә катнашкан.
Юбилей тантанасына җыелучыларны район башлыгы Камил Нугаев котлады. Ул бәйрәмгә килүчеләр алдында чыгыш ясап, башкаларга җыр-моң өләшүче бу коллективка яңадан-яңа иҗат уңышлары, күңел күтәренкелеге теләде.
Кичәдә төп игътибар ансамбльнең элекке уенчыларына бирелде, дию дә ялгыш булмас. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, төрле җырлар башкардылар. Килгән кунаклар да юбилярларга берсеннән-берсе матуррак җырлар бүләк иттеләр.
Кичә азагында ике премьера булды: тамашачылар өчен беренче тапкыр авылның үзенчәлекле гимнына әйләнгән җыр яңгырады. "Минем Куралово" җырының шигырен Анатолий Самаркин, ә көен - Мәдәният йорты директоры Николай Мамонов язган. Җырны исә ансамбль коллективы белән әле бүген дә тыгыз хезмәттәшлектә булган Алексей Корчагин башкарды. "Куралово" дигән тагын бер җырны Виталий Мамонов иҗат иткән. Ансамбльнең бүген "Яшьлек" дип аталучы төркеме тамашачылар хөкеменә үзе язган берничә җырны тәкъдим итте. Аларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Бу җырлар шул ук Идел буе киңлекләре, шау чәчәкле тугайлар, авылның кояшлы иртәләре турында иде. Авылның үткәнен сагыну хисе дә чагыла бу җырларда…
Тамаша тәмамлангач, авыл кулинарлары сәхнәгә музыкантларга бәйрәм бүләге итеп пешергән, 35 шәм яндырып куелган зур торт алып чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев