Нәүрүз бәйрәме - 2009 елда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелә, 2010 елгы БМО Генераль Ассамблеясе карары нигезендә, рәсми халыкара бәйрәм статусын ала.
Нәүрүз сүзе ике тамырдан - нәү (фарсыча - яңа) һәм руз (көн) тамырларыннан тора. Нәүрүз - Көнчыгыш календаре буенча Яңа елның беренче көненә -...
Нәүрүз бәйрәме - 2009 елда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелә, 2010 елгы БМО Генераль Ассамблеясе карары нигезендә, рәсми халыкара бәйрәм статусын ала.
Нәүрүз сүзе ике тамырдан - нәү (фарсыча - яңа) һәм руз (көн) тамырларыннан тора. Нәүрүз - Көнчыгыш календаре буенча Яңа елның беренче көненә - 21 мартка туры килә. 21 мартны галимнәр астрономик язның беренче көне дип атыйлар. Чөнки бу көнне Кояш җир шарының ике ярымшарын да бертигез дәрәҗәдә яктырта башлый һәм Җир планетасында көн белән төн төгәл уникешәр сәгать дәвам итә.
Нәүрүзне мөселман халыклар бәйрәме генә дип атау дөрес түгел, чөнки аны Урта Азиядә һәм Иранда инде Ислам дине кабул ителгәнче берничә мең еллар элек үк билгеләп үтә торган булганнар. Нәүрүз бәйрәмен татар халкы да билгеләп үтә. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул 1 атнага - 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Әлеге язгы бәйрәм кичәсе безнең мәктәп укучылары өчен дә язгы каникулдан соң оештырылды. Бер төркем укучылар белән берлектә Закирова Рәмзия Минсәет кызы белән Әхтәмова Зөлфия Мәгъфүр кызы җитәкчелегендә "Нәүрүз бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәм кичәсе кысаларында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе дә булып узды. Балалар татарча шигырьләр сөйләп, яз турында татар җырлары башкардылар. Бәйрәм ахырында Кыш бабай белән Нәүрүзбикә арасында көч сынашу ярышлары булды. Балалар да Нәүрүзбикәне көтеп алуларын, язны бик нык сагынуларытурында сөйләделәр. Кыш бабай үзенә алмашка Нәүрүзбикәне калдырды.
Зөлфия Әхтәмова, 1нче шәһәр мәктәбенең музей җитәкчесе.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев