Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы бозга ышанмагыз

Күптән түгел районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы булды, анда авыл җирлеге башлыклары катнашты, утырышта язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу мәсьәләләре тикшерелде.

Сүз буаларны, ясалма сулыкларны һәм башка гидротехник корылмаларны язгы су ташкынына хәзерләү турында барды. Аграмак, Ямбакты, Иж-Борискино, Никольск, Антоновка, Кузнечиха, Чәчәкле, Урта Йорткүл җирлеге башлыкларына кар күпләп эрегән көннәрдә буалар янында тәүлек буе кизү торуны оештырырга киңәш ителде. Язгы ташу вакытында сулыкларда су күләмен саклау режимын контрольдә тоту һәм таләпләрнең үтәлешен тикшерү максатында, көн саен рейдлар үткәрү күздә тотыла. Экологик иминлекне тәэмин итү чараларын тормышка ашыру максатында, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә язгы ташуны аварияләрсез үткәреп җибәрүгә әзерлек чараларын күрергә, гидротехника һәм чистарту корылмалары, накопительләр, саклагыч валлар, ләм карталары, амбарлар, транспорт торба үткәргечләре, минераль ашламалар, агулы химикатлар, агулы һәм сулыкларны пычрата торган башка матдәләр саклана торган складларның техник торышын тикшерергә киңәш бирелде. Язгы ташу башланганчы территорияне чистартып, пычрак карны махсус урыннарга чыгарырга, төрле калдыклар, чимал һәм продукцияне ябык складларга урнаштырырга, тирес җыю урыннары, терлекчелек фермалары һәм комплекслары, силос корылмалары һәм ягулык-майлау материаллары складларын вал белән әйләндереп алырга кирәк.
Йортларга һәм ишек алдына су кергән очракта шәһәр башкарма комитеты һәм район оешмалары халыкка ярдәм күрсәтә. Юллар һәм урамнар тыгылган кардан даими чистартылып тора. Ишек алдына һәм ишек алды корылмаларына җыелган су мотопомпалар белән суыртыла.
Утырышта билгеләнеп үтелгәнчә, кешеләргә дә йортларны һәм ишек алларын су басмасын өчен вакытында чара күрергә, карны чыгарып, кар суын агызу өчен канаулар ачарга кирәк.
Яз көне су тирәсендә булырга туры килсә, боз өстенә кергәндә иминлек кагыйдәләрен онытырга ярамый. Көннәр җылы тору сәбәпле, боз инде ныклыгын югалткан һәм теләсә кайсы мизгелдә ватылырга мөмкин. Язгы ташу чоры елга, күл, буа буйларында яшәүче кешеләр өчен зур куркыныч тудыра. Күпләр кышын боз аша чыгып йөрергә күнеккән, яз көне дә шуны дәвам итәләр. Ә бит язгы боз аша чыгу бик куркыныч. Бәла-казаны булдырмас өчен җәяүле кичү урыннары турында билгеләрне игътибар белән карарга, такта түшәлгән махсус урыннар аша чыгарга кирәк. Тикшерелмәгән бозга керү - чын башбаштаклык.
Язын су агымы текә ярларны юдыра, шунлыктан алар ишелеп төшәргә мөмкин. Мондый урыннардан боз китүне карап тору куркыныч тудыра. Шулай ук көтмәгәндә боз кузгалып, буалар ерылып китәргә мөмкин, иминлек кагыйдәләре буенча боз өелгән урыннарга да якын килергә ярамый.
Яз көне су буенда бәхетсезлек очраклары балалар арасында еш була, моны онытмагыз. Балаларны вакытында туктатып, бәла-казаны булдырмый калу - өлкән-нәрнең бурычы.
Суда бәхетсезлеккә очраган кешеләргә ярдәм итү өчен шлюпкалар, коткару боҗралары һәм күкрәкчәләр, яхшы йөзә торган башка әйберләрне кулланырга мөмкин. Бата торган кешене коткару өчен суга бауга бәйләнгән баскыч, такта, бүрәнә кисәкләре, эскәмияләр ташларга, кешене коткару өчен барлык чараларны күрергә кирәк.
Язгы ташу чорында саклык чаралары күрү артык түгел, бу үзегезне һәм башкаларны бәхетсезлектән саклап калырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев