Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшүсмерләр – игътибар үзәгендә

Дүшәмбе көнне районда балигъ булмаганнар эше комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта катнашкан авыл җирлеге башлыклары, мәктәпләр, техникум директорлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, эчке эшләр органы, яшьләр берләшмәләре, җәмәгатьчелек вәкилләре бүгенге көндә җәмгыять алдында торган иң кискен мәсьәләләрнең берсе - балигъ булмаганнар тарафыннан кылган җинаятьләр турындагы мәсьәләне тикшерделәр. Россия Эчке эшләр...

Дүшәмбе көнне районда балигъ булмаганнар эше комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта катнашкан авыл җирлеге башлыклары, мәктәпләр, техникум директорлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, эчке эшләр органы, яшьләр берләшмәләре, җәмәгатьчелек вәкилләре бүгенге көндә җәмгыять алдында торган иң кискен мәсьәләләрнең берсе - балигъ булмаганнар тарафыннан кылган җинаятьләр турындагы мәсьәләне тикшерделәр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча балигъ булмаганнар эше бүлегенең өлкән инспекторы Елена Афоньшина үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, районда яшүсмерләр кылган җинаятьләрнең артуы күзәтелә: узган елның шушы чорына 3 җинаять теркәлгән булса, быел мондый җинаятьләрнең саны 7гә җиткән. Җинаять кылуда, аерым алганда, чит кеше әйберен урлауда кадетлар, Ким урта мәктәбендә, тармак технологияләре техникумында укучылар гаепләнә. Бу юнәлештә алып барылган кисәтү эшләре әлегә тиешле нәтиҗәләрне бирми.
Утырышта чыгыш ясаган район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Юлия Маслова үзләренең чыгышларында укучыларны төрле түгәрәк эшләренә, спортка җәлеп итү, катлаулы хәлдәге гаиләләр белән эшне активлаштыру, яшүсмерләр арасындагы җинаятьләргә каршы көрәш чараларын көчәйтү кирәклегенә басым ясадылар.
Утырышка район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев