Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Янгыннарны булдырмас өчен

Мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы ел башыннан узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда янгыннар саны артуы күзәтелә: 2014 елда 2 янгын теркәлсә, быел ул 5кә җиткән. Янгын нәтиҗәсендә өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган (узган ел бер кеше дә зыян күрмәгән). Ут шулай ук 4 бинаны һәм 2 автофургонны юк...

Мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы ел башыннан узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда янгыннар саны артуы күзәтелә: 2014 елда 2 янгын теркәлсә, быел ул 5кә җиткән.
Янгын нәтиҗәсендә өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган (узган ел бер кеше дә зыян күрмәгән). Ут шулай ук 4 бинаны һәм 2 автофургонны юк иткән, милек хуҗаларына зур зыян килгән.
Әлки һәм Спас районы буенча янгын күзәтү бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов билгеләп үткәнчә, янгыннарның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Шунлыктан быел ике янгында ике кеше зыян күргән.
Көнкүрештәге электр приборларыннан һәм электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу да бәлага китерергә мөмкин. Мондый сәбәп аркасында 2 янгын килеп чыккан, яна башлаган автофургонын коткарырга тырышкан бер кеше пешү җәрәхәтләре алган.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, электр счетчикларында калибрланмаган предохранительләр ("жучок") куллану, электр челтәренә көч китерү, төрле калынлыктагы, төрле металлдан ясалган, изоляциясе купкан электр чыбыкларын куллану, чыбыкларны кадак белән сугу да тыела. Электр челтәрләре өчен телефон чыбыкларын куллану да куркыныч, электр чыбыклары телефон, радиотрансляция чыбыкларына, радио һәм телеантенналарга, агач ботакларына һәм өй түбәләренә тиеп тору да ярамый.
Еш кына янгыннар мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу, аларның төзек булмавы аркасында килеп чыга. Районда шул сәбәп аркасында бер янгын чыкты. Төтен юлларын корымнан кимендә өч айга бер тапкыр чистартырга кирәк, мич агач корылмаларга һәм стеналарга тиеп торырга тиеш түгел. Алар арасында ара калырга тиеш. Мич ярыкларын балчык белән сыларга кирәк.
Билгеле инде, төзек булмаган газ җиһазлары да зур куркыныч тудыра. Газ исе чыккан очракта шырпы сызу, кабызгычларны тоташтыру, кабызган тәмәке белән бүлмәгә керү тыела - боларның барысы да янгынга китерергә мөмкин. Газ чыгып торса, бу турыда газ хезмәтенә хәбәр итәргә, ә газ чыгу урыннарын ачыклау өчен сабын эремәсен генә кулланырга ярый.
Балаларның ут белән уйнавы да бәла-казага китерергә мөмкин. Бәхетсезлекне булдырмый калу өчен, алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә, зажигалка, шырпы, шәм кебек әйберләрне яшереп куярга кирәк. Балаларга газ плитәләрен, учаклар кабызуны ышанып тапшырырга, аларны өйдә ялгыз калдырырга ярамый.
Кагыйдә буларак, яз җиткәч ишек алдында һәм бакчаларда чүп-чар яндыру аркасында янгын чыгу очраклары ешая. Учакларны җилсез көндә корылмалардан кимендә 50 метр читтәрәк ягарга ярый һәм аны һаман күзәтеп торырга кирәк.
Кешенең гомере һәм иминлеге үз кулында булуын беркайчан да онытырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев