Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якты истәлеге калды

Тарих фәннәре докторы, профессор Анатолий Александрович Иванов "Хәтер китабы"ның баш редакторы иде. Үзенең иҗат коллективы белән Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сәяси репрессия корбаннары һәм сугышчыларыбыз батырлыгы турында күптомлы хезмәт язган галимне меңләгән татарстанлылар, шул исәптән безнең район кешеләре дә олы рәхмәт хисләре белән искә алалар. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә исемнәре онытылган...

Тарих фәннәре докторы, профессор Анатолий Александрович Иванов "Хәтер китабы"ның баш редакторы иде.
Үзенең иҗат коллективы белән Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сәяси репрессия корбаннары һәм сугышчыларыбыз батырлыгы турында күптомлы хезмәт язган галимне меңләгән татарстанлылар, шул исәптән безнең район кешеләре дә олы рәхмәт хисләре белән искә алалар. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә исемнәре онытылган сугыш ветераннары исемлекләре дөнья күрде, аларның каберләре табылды, батырлыклары халыкка билгеле булды. Алар арасында безнең якташлар да бар.
Анатолий Александрович күп тапкырлар безнең районда булды һәм һәр яңа том безнең районга җибәрелә иде. Ул безнең якны, аның халкын, табигатен, тарихын яратты, һәрвакыт безнең тормыш, яңалыкларыбыз белән кызыксынып торды.
Анатолий Александровичның атаклы галим һәм талантлы лектор булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Миңа аның белән бергә узган гасырның сиксәненче елларында КПССның Татарстан өлкә комитеты составында эшләргә насыйп булды. Шунлыктан аның арабыздан китүен мин бик авыр кичердем. Миңа гына түгел, күпләргә аның белән аралашу бик кадерле иде һәм аның турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Сергей Пивоваров,
хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев