Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якташыбыз проектын хупладылар

Антоновка мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Анастасия Шәмсетдинова үз проекты белән "Безнең Татарстан" VIII республика яшьләр форумы кысаларында уздырылган "Татарстан - коррупциясез территория" тематик мәйданчыкның этабында катнашты.

Чара 2018 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Яшьләр эше һәм спорт министрлыгында үтте. Конкурсантлар мәйданчык җитәкчеләре, тармак министрлыгы һәм ведомстволары хезмәткәрләре, югары һөнәри белем бирү уку йортлары һәм бизнес вәкилләре катнашкан экспертлар советы алдында чыгыш ясады.
"Безнең Татарстан" форумының финалына "Татарстан - коррупциясез территория" тематик мәйданчыгы быел гына кертелде. Жюри игътибарына барлыгы 26 проект тәкъдим ителде. Ә читтән тыш үткәрелгән этапка барысы 93 гариза бирелгән иде.
Тематик мәйданчыкның төп юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- мәгариф, сәламәтлек, саклау, җир мөнәсәбәтләре, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, дәүләт сатып алулары, электрон рәвештә муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтү тармагында коррупциягә каршы тору;
- "көнкүреш" коррупциясен мөмкин булганча киметү;
- коррупциягә каршы тору законнарына үзгәрешләр кертү;
- уку йортларында гаделлек һәм намус принципларын тәрбияләү буенча эшне оештыру;
- җәмәгать контролен оештыру.
Анастасия Шәмсетдинова эксперт советы игътибарына "Гаделлек һәм намуслылык принципларын тәрбияләү өлкәсендә уку йортларында тәрбия эшен оештыру" эшен тәкъдим итте. Аның идеясын жюри әгъзалары уңай кабул иттеләр. Коррупциягә каршы тору сәләтен мәктәп эскәмиясеннән, башлангыч класслардан башларга кирәк икәненә аерым басым ясалды.
Читтән торып уздырылган этапта сайлап алынган проектларга презентация ясаганнан соң, эксперт комиссиясе аларның иң яхшыларын финал күргәзмәсенә сайлап алырга һәм җиңүчеләрне билгеләргә тиеш. Иң яхшы эшләр апрель ахырында "Безнең Татарстан" VIII республика яшьләр форумында күрсәтеләчәк.
Фото из соцсетей: http://vk.com/forum_tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев