Хәйрия марафонында 950 мең сум акча җыелды
Чара Болгар мәдәният йортында узды.
Инде чирек гасырдан артык спаслылар хәйрия эшенә хәлдән килгәнчә өлеш кертеп, мохтаҗларга ярдәм итәләр. Быел марафон районның битараф булмаган кешеләре инде егерме алтынчы тапкыр җыйды.
Традиция буенча район Мәдәният йортына предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм җәмәгатьчеләр, хәйриячеләр, район халкы килгән иде.
Игелек сагында
Традиция буенча район Мәдә-ният йорты фойесында халык осталары тарафыннан ясалган әйберләрдән торган күргәзмә-ярминкә эшләп торды. Продукция сатудан кергән акча районның хәйрия фондына тапшырыла.
Чараның тантаналы өлеше сәхнәдә узды. Тамашачылар игътибарына «Спас районында социаль иминлек» хәйрия фонды эше турында видеоролик тәкъдим ителде.
Фонд тугыз ел дәвамында ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша. Аларның эше беркайчан да туктап тормый, бары тик күбрәк үсеш ала. Фонд көндәлек ярдәм күрсәтә. Үз эшендә алар гаиләләргә аерым игътибар бирәләр.
Якыныңа ярдәм ит
Тамашачылар игътибарына кешеләр ярдәменә аеруча мохтаҗ булган Спас районы гаиләләре турында видеоролик тәкъдим ителде.
Мәсәлән, Иске Рәҗәп авылында яшәүче Алмаз һәм Гөлназ Насыйбуллиннар гаиләсе. Икесе дә өченче группа инвалидлар. Алмаз – гаиләсе өчен үрнәк ир һәм әти, Гөлназ – менә дигән хуҗабикә. Гаиләдә ике бала – кызлары Айсылу белән уллары Айрат үсеп килә. Айрат 2018 елның июнендә тулысынча сәламәт бала булып туган. Ул актив һәм шат күңелле бала булып үсә. Көтмәгәндә, 2022 елның апрелендә кечкенә Айрат агарып китә, бик тиз хәле бетә, аппетиты югала башлый. Табиблар балага лейкемия, гадирәк итеп әйткәндә, кан рагы дигән диагноз куялар.
– Ике ел элек улыбыз бакчага йөрде, бар да әйбәт иде. Әмма соңрак бакчадан кайткач, шунда ук ята, хәлем юк, дип зарлана башлады, – дип сөйли әти-әнисе. – Аннары без хастаханәдә кан анализлары тапшырдык, безне шунда ук хастаханәдә ятарга калдырдылар. Икенче көнне исә Казанга җибәрделәр. Аннары Санкт-Петербургта хастаханәдә яттык. Балабыз бер елга якын химиотерапия үтте. Сөяк җелеген күчереп утырту уңышлы үтте кебек, безне өйгә җибәрделәр. Ләкин вакыт узу белән бар да яңадан кабатланды...
Шул вакыттан бирле Гөлназ улы белән даими рәвештә хастаханәдә яталар һәм баланың гомере өчен көрәшәләр. Хәзерге вакытта Айрат әнисе белән Казан шәһәре балалар хосписында.
Ярдәмгә мохтаҗ тагын бер гаилә – Коминтерннан Володиннар гаиләсе. Гаилә өч бала тәрбияли: Варвара, Григорий һәм Степан. Гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Ямбактыда яшәүче Сафиннар гаиләсенең дә проблемасы шундый ук. Ир белән хатын өч ул үстерәләр. Бик намуслы һәм тырыш кешеләр, кечкенә ярдәмче хуҗалык тоталар.
Ә Полянка авылында күп балалы әни Марина Силантьева уллары Арсений, Макар һәм кызы Василиса белән яши. Ике улы да – инвалид.
Хәзер балаларга комплекслы дәвалау һәм алга китү өчен кирәк-яраклар кирәк.
– Безнең ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләр һәрвакыт бар. Һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер кешеләр дә табыла. Бу безнең өчен авыр түгел. Ләкин бу бик игелекле, яхшы эш. Без бердәм гаилә кебек. Районыбызда ярдәмгә килергә әзер булган мәрхәмәтле кешеләр яшәвенә мин бик шат. Бу бәйрәмдә катнашучыларга бары тик игелек кенә телим, – диде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов.
Аннары Евгений Викторович бу гаиләләргә акчалата сертификатлар һәм бүләкләр тапшырды.
Җиңүне якынайту
Әлбәттә, бу көнне махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбыз турында да онытмадылар. Хәрби операция башланганнан бирле, анда ике йөздән артык Спас районы кешесе киткән. Кемдер мобилизация буенча, кемдер үз теләге белән. Безнең районда яшәүчеләр якташлары язмышына битараф калмыйлар һәм сугышчыларыбызга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Бигрәк тә шәхси эшмәкәр Николай Шишкин һәм Артем Тюневны билгеләп үтәсе килә.
Хәрби операция башланган беренче көннәрдә үк Спас районында Луганск һәм Донецк Республикаларында яшәүчеләргә дә, безнең хәрбиләргә дә гуманитар ярдәм җыю башланды. Спас районыннан ярдәмнең гомуми суммасы 28 миллион сумнан артык тәшкил итеән. Шул исәптән 19 миллион – безнең сугышчыларга, 3 миллионнан артык – хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү, 2 миллионнан артык – Лисичанск халкына гуманитар ярдәм күрсәтү өчен.
Гуманитар ярдәм җыю әле дә тукталып тормый. 2024 ел әле яңа башланса да, инде бер миллион сумнан артык акча җыелган. Ә күптән түгел район Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен узган хәйрия концертында йөз мең сумнан артык акча җыелды. Шушы көннәрдә безнең егетләр өчен гуманитар ярдәм белән берничә машина яңадан хәрби операция зонасына юл тотачак.
Битараф булмаган кешеләр
Чара ахырында Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов ел хәйриячеләренә бүләкләр тапшырды. Спас районы ветераннары иҗтимагый оешмасы аеруча билгеләп үтелде.
2022 елның октябреннән ветераннар оешмасы волонтерлары район Мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрә башлыйлар. 2023 елда ветераннар сиксәннән артык челтәр үргәннәр, алар барысы да безнең сугышчыларга җибәрелгән. Шулай ук челтәрләрне үрүгә Полянка, Өчкүл, Антоновка, Никольск, Аграмак беренчел ветеран оешмалары да җәлеп ителгән. Полянкада һәм Балымерда ветераннар балалар белән бергә шифалы үләннәр җыеп киптерделәр һәм аларны да безнең егетләргә җибәрделәр. Ямбакты һәм Бураково авылларында окоп шәмнәре ясаганнар. Никольск авылында өй токмачы һәм чәк-чәк әзерләгәннәр. Моннан тыш, безнең көмеш волонтерларыбыз кирәк-яраклар белән 12 посылка җыйганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев