Владимир Путин Татарстан буенча 89% тавыш җыйды
Бу хакта экзитпол нәтиҗәләре хәбәр итә.
Россиянең гамәлдәге Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы буенча сайлауларда 89% тавыш җыйган. Бу хакта экзитпол нәтиҗәләре хәбәр итә.
Мәгълүмат Татарстан сайлау участоклары ябылганнан соң хәбәр ителде.
Башка кандидатлар буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1,9% - Владислав Даванков, «Новые люди» партиясе;
4% - Леонид Слуцкий, ЛДПР; партиясе
4.2% - Николай Харитонов, КПРФ партиясе.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар 15 марттан 17 мартка кадәр дәвам итте. Бу чорда Татарстан халкы өчен 2767 сайлау участогы эшләде. Сайлау хокукы Татарстан буенча 3 миллионга якын кешедә бар.
Фото:Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев