Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вячеслав Колесов – Спас районының их яхшы механизаторы

Игенчегә бүләк алдынгылар слетында тапшырылды.

Любовь Спиридонованың крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы Вячеслав Колесов авыл хуҗалыгында кырык елдан артык эшли. Аның авыр, намуслы хезмәте ихлас рәхмәт сүзләренә лаек. Ул хәзерге яшьләр өчен үрнәк булырлык.

Мондый кешеләр турында «туган туфрагына тамырлары белән береккән», диләр. Авыл хуҗалыгында хезмәт юлын Вячеслав Михайлович мәктәпне тәмамлаганнан соң башлап җибәрә. Егетнең туган Гөлеш авылыннан китәргә теләге булмый. Тракторчы, шофер булып эшли. Аннары механизатор һөнәрен өйрәнә. 

Вячеслав Михайлович әле дә сафта. Иртә яздан көзгә кадәр кырда эшли. 

– Мин К-700 тракторында эшлим, – дип сөйли механизатор. – Хуҗалыкта барыбыз да эшебезне яхшы беләбез, шул еллар эчендә өйрәнелгән инде (елмая – ред.). Эш көне иртәнге алтыда башланып китә. Башта техниканы тикшерәбез, ягулык салабыз һәм басуга чыгабыз. Хуҗалыкта техника яңа, менә дигән. Минем эшем – яз көне җирне тырмалау, аннары культивация ясау. Шулай ук «Беларус» һәм МТЗ-80 тракторлары белән ашлама ташыйм, егетләр аны басу буенча тараталар. Чәчү тәмамлангач, парларны эшкәртә башлыйбыз. Урып-җыю башланып, басуга комбайннар чыккач, мин җир сөрергә керешәм. Елдан-ел шулай эшлибез. 

Вячеслав Михайлович сүзләренчә, авыл хуҗалыгында озак еллар эшләү дәверендә төрле хәлләр – иген уңмаган еллар да, бертуктаусыз явып торган яңгырлар аркасында ашлыкны ашыгыч рәвештә коткарырга мәҗбүр иткән сезоннар да, игенчеләрне мул уңыш белән сөендергән җәй һәм көзләр дә булган.
Вячеслав Михайловичның бурычларына авыл хуҗалыгы культураларын чәчү генә түгел, ә техниканы авариясез кыр эшләренә әзерләү дә керә.

– Техниканы көздән әзерләп куябыз. Ремонт эшләре урып-җыю тәмамланганнан соң ук башлана. Яз көне кырга инде тулысынча әзер техника белән чыгабыз, шуңа күрә ватылулар булмый диярлек, – ди Колесов. 

Хуҗалыкта Вячеслав Михайлович лаеклы хөрмәт казанган. Хезмәттәшләре аны игелекле булуы, ярдәмчеллеге өчен яраталар. Һәрвакыт ачык йөзле, күңелен беркайчан төшерми торган кеше һәрвакыт башкаларга киңәшләрен бирергә, ярдәм итәргә әзер. Быелгы Алдынгылар слетында аның «Иң яхшы механизатор» номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнүе бер дә очраклы түгел. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев