Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветеран янында кунакта

Күптән түгел кадет мәктәп-интернат укучылары республиканың наркотикларга каршы "Аврора" проектын тормышка ашыру кысаларында үзенчәлекле йөгереш уздырдылар.

Мондый йөгерештә алар өченче тапкыр катнаша. Бу чара үзенә күрә бер традициягә әйләнде дияргә дә була. Йөгереш мәктәп директоры Земфирә Әхмәдуллина инициативасы белән оештырылды. Бер үк максатны берләштергән әлеге проект яшьләр арасында наркотиклар таратуны тыючы төрле чараларны үз эченә ала.
Җиңел атлетика ярышлары - балаларның активлыгын күрсәтүче бер ысул. Беренче тапкыр маршрутның ахыргы ноктасы итеп Ким поселогы билгеләнсә, аннан соң кадетлар Никольскида булдылар. Алар мәктәп укучылары белән очраштылар, сугышчан дан музеен карадылар, үз агитбригадаларының чыгышларын күрсәттеләр, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Бу йөгереш катнашучылар һәм мәктәп укучылары өчен аеруча мөһим, ник дигәндә очрашуларның барысы да наркотиклар куллануның кеше өчен никадәр зыянлы булуы турындагы фикер белән сугарылган иде.
Быел егерме кешедән артыграк булган кадетлар төркеме тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Ходжиева һәм командир-тәрбияче Сергей Ярошевич җитәкчелегендә Приволжск поселогына бардылар.
- Юлда ике тукталыш булды, - ди Алсу Салих кызы. - Беренчесе - яңа ачылган Икмәк музеенда, икенчесе - тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә. Без биредә төзелгән яңа объектлар белән таныштык. Әлбәттә инде, үз алдыбызга куелган максатны да онытмадык. "Аврора" проекты флагын җилфердәтеп "Наркотикларга - юк!" дип кычкырдык. Бу флагны безгә номинацияләрнең берсендә чыгыш ясап өченче урынны алган өчен бирделәр. Шунысын әйтергә кирәк, йөгерештә катнашучы һәр укучы белән бер елга килешү төзелә. Әлеге килешү нигезендә, ул наркотиклар кулланудан баш тартырга тиеш. Кадетлар биргән сүзне һәрчак үти…
Кадетлар төркеме, ниһаять, Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Михайлович Коровников яшәгән поселокка килеп җитте. Ветеран белән очрашу онытылмас тәэсирләр калдырды. Балалар чал чәчле ветеранга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аларны армия, сугыш белән бәйле булган бөтен нәрсә дә кызыксындырды. Шөкер, Александр Михайловичның хәтере әле бүген дә яхшы. Аннары кадетлар сафка тезелеп, ветеранга рапорт бирделәр. Авыл урамнарын яңгыратып "Дан! Дан! Дан!" сүзе таралды.
Әлбәттә инде, һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл дә балалар игътибарыннан читтә калмады, балалар шуның янында истәлеккә фоторәсемгә төште. Өйләренә алар күп тәэсирләр белән кайтты. Мәктәптә наркотикларга каршы проект кысаларында үткәрелүче әлеге чара укучылар өчен файдалы булды, дип әйтергә тулы нигез бар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X