Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакытында башкарганнар уңды

Район хуҗалыкларында көзге кыр эшләре дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, кичәге көнгә кукуруз 1500 гектарның 600 гектарыннан җыеп алынган. 19700 тонна силос салынган. "Булгар Арыш", А. Планин, А. Синицин хуҗалыкларында бу эш яхшы оештырылган.
Уҗым культуралары якынча 18000 гектарда чәчелгән (план буенча - 20600). Бу эшне вакытында башкарган хуҗалыклар уңды, чөнки соңгы көннәрдә яуган яңгырлардан соң шытымнар әйбәт үсеп килә.
Кайбер хуҗалыкларда туңга сөрү төгәлләнеп килә, ә район буенча барлыгы 32700 гектар җир эшкәртелгән, бу барлык мәйданнарның 55 процентын тәшкил итә.
* * *
Д. Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында туфрак эшкәртү уңышлы оештырылган.
Бу эш 900 гектардан артык мәйданда үткәрелгән. Механизаторлар якын арада калган җирләрне дә сукалап бетерергә җыеналар. Сукалау агрегатлары ике сменада эшли. Тракторчылар Камил Нурмөхәммәтов, Рифкат Мөхәммәтҗанов, Мансур Каюмов, Ильяс Закиров, Ринат Габдрахманов, Илдар Гатауллин һәм башкалар үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Акчалата стимул да бар: хезмәт алдынгыларын шактый күләмдә премия көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев