Галина БОРЮШКИНА,
Никольск мәктәбе директоры:
- Быел мәктәп күләмендә булган вакыйгалар аеруча истә калды, шуңа күрә укытучылар һәм укучылар белән горурланмый мөмкин дә түгел.
Унберенче классны тәмамлаучыларның өчесе федераль әһәмияткә ия булган югары уку йортларына укырга керде, икесе һөнәр лицеенда белем ала. Константин Черняев мәктәпне алтын медальгә тәмамлады!
Уку елының...
Галина БОРЮШКИНА,
Никольск мәктәбе директоры:
- Быел мәктәп күләмендә булган вакыйгалар аеруча истә калды, шуңа күрә укытучылар һәм укучылар белән горурланмый мөмкин дә түгел.
Унберенче классны тәмамлаучыларның өчесе федераль әһәмияткә ия булган югары уку йортларына укырга керде, икесе һөнәр лицеенда белем ала. Константин Черняев мәктәпне алтын медальгә тәмамлады!
Уку елының беренче ярты елы да төрле вакыйгаларга бай булды. Мин беренче чиратта ирешкән казанышларыбыз турында әйтергә телим. Әле шушы араларда гына безнең баскетболчылар район бәйгесе җиңүчеләре булдылар. Укытучылар Валентина Петровна Авдонина белән Татьяна Владимировна Петровага югары квалификацияле категория бирелде. Мәктәптәге егерме ике укытучының бишесе югары категориягә ия. Бу укыту-тәрбия процессын югары дәрәҗәдә алып бару мөмкинлеге бирә. Киләчәктә дә сынатмабыз, дип уйлыйм.
Гаиләбездә дә шатлыклы вакыйга булды: улым белән киленебезнең балалары туды. Зуррак оныкларыбыз мәктәптә тырышып укыйлар, күп нәрсәләр белән кызыксыналар.
Наталья КУЗЬМИНА,
Болгар музей-тыюлыгы бухгалтеры:
- Узып баручы ел безнең гаилә өчен шактый уңышлы булды.
Кайбер сәбәпләр аркасында башка эшкә күчәргә туры килде. Яңа эшнең тиз табылуына үзем дә шатланып бетә алмыйм. Коллективта җылы каршыладылар, беркадәр тәҗрибә булганга, бухгалтер эшенең кыенлыклары булмады да диярлек.
Кечкенә улым Кирюша быел балалар бакчасына йөри башлады. Мөстәкыйль тормышка беренче адымны нәкъ менә балалар бакчасыннан ясыйлар да инде. Ә менә Иван исемле зур улым икенче класска күчте, яхшы билгеләренә генә укый. Киләсе елга зур өметләр баглыйбыз, әлбәттә инде, үз йортыбызны өлгертеп керергә җыенабыз. Йортны арендага алган участокта төзибез, озакламый ул тулысынча әзер булырга тиеш.
Айгөл ИСМӘГЫЙЛЕВА,
яшь ана (Болгар шәһәре):
- Ата-ана каравыннан мәхрүм булган балаларны торак белән тәэмин итүне күздә тоткан махсус программа буенча миңа шәһәр үзәгендә яңа фатир бирделәр һәм мин Иске Рәҗәптән Болгарга күчеп килдем. Зур кызым шәһәрдәге мәктәптә укый, кечкенәсен балалар бакчасына урнаштырырга кирәк. Озакламый үземә дә эш табылыр дип уйлыйм.
Яңа фатир бирүләренә бик сөендек. Дөрес, кайбер җитешсезлекләре дә юк түгел. Аларны үз тырышлыгыбыз белән бетерәбез. Озакламый барысы да җайланыр. Иң мөһиме - безнең яшәр урыныбыз бар, Ходай саулык бирсен иде, дип телибез.
Владимир БОРЮШКИН,
дзюдо һәм самбо буенча СССРның спорт мастеры, "Олимп" спорт мәктәбе тренеры:
- Узып баручы ел минем хәтергә бик нәтиҗәле ел булып кереп калачак. Дөрес, моның өчен күп тырышырга туры килде.
Күптән түгел генә шәкертем Никита Борюшкин самбо буенча Россиянең спорт мастеры булды. Әле узган атнада гына Татарстан Республикасы беренчелегенә спортның әлеге төре буенча югары уку йортлары студентлары арасында уздырылган бәйгедә катнашты һәм 100 килограммнан авыррак спортчылар арасында үзенә тиңнәр булмавын тагын бер кат раслады. Никитага диплом, медаль һәм кубок тапшырдылар.
Тренер булып эшләү елларында мин өч спорт мастеры тәрбияләдем, егерме өч кеше спорт мастерына кандидат. Шәкертләрем арасында Идел буе федераль округы һәм Татарстан Республикасы чемпионы исеменә лаек булучылар, Бөтенроссия һәм халыкара турнирларда үзләрен көчле спортчылар булып танытучылар да бар.
Быел үзем дә Израильдә спортчы ветераннар арасында самбо буенча уздырылган дөнья чемпионатында катнашып, көмеш медальгә лаек булдым. Моның белән нык горурланам. Узып баручы елда иң яхшы биш тренер арасына керүемне һәм Татарстанда самбоны үстерүгә керткән күпьеллык нәтиҗәле хезмәтем өчен Татарстан Республикасының Спорт һәм туризм министрлыгы дипломы белән бүләкләнүем турында да әйтми кала алмыйм. Киләсе елда да спортта әйбәт нәтиҗәләргә ирешербез, дип уйлыйм.
Тамара БЕЛОВА,
пенсионер (Кузнечиха авылы):
- Һәр ел нинди дә булса үзгәрешләр алып килә, арада аның сөенечлесе дә, көенечлесе дә була.
Бүген, мәсәлән, күпләрне дөньядагы хәлнең тотрыксыз булуы борчый. Киләсе елларда безнең илдә сәяси һәм икътисадый хәлнең яхшы якка үзгәрәчәгенә нык ышанам, халык та шуңа өметләнә.
Авылның киләчәгенә дә ышанычым зур. Гөрләп торган мәктәптә балалар санының елдан-ел кимү баруына гына күңел борчылам. Мәктәптә хәзер тугызынчы класска кадәр генә укыйлар, тулы урта белемне башка мәктәптә алырга тиеш булалар. Авылдан халык читкә китә, моңа ничек тә булса чик куярга кирәк.
Быел, ниһаять, Зөя утрау-шәһәрчегенә бару бәхетенә ирештем. Алган тәэсирләрне сүз белән генә аңлатырлык түгел. Сәяхәт итәргә бик тә яратам, киләсе елда Россия шәһәрләрен күреп кайтырга уйлап торам.
Татьяна ЕГОРОВА,
район инвалидлар оеш-масы рәисе:
- Гаилә безнең тормышта аерым урын алып тора. Шуңа күрә үткән елга үзенчә бер йомгак ясаганда, иң якын һәм кадерле кешләр белән бәйле вакыйгаларны искә төшерәсең. Быел, мәсәлән, оныгым Настя кияүгә чыкты, димәк, оныкларны сөяселәр алда әле!
Хәлдән килгән кадәр җәмәгать эшләрендә дә катнашам. Мине быел дүртенче тапкыр район инвалидлар җәмгыяте рәисе итеп сайладылар. Бу уңайдан ни әйтә алам? Соңгы вакытларда инвалидларга карата игътибар сизелерлек артты. Сәламәтлекләре чикле булган кешеләр өчен махсус программа эшли, аларга ярдәм итү өчен башка нәрсәләр каралган. Инвалид балалар да үзләре турында даими кайгырту тоеп торалар.
Тормыш алга бара, яшәешебезгә яңадан-яңа үзгәрешләр кертә. Дөнья булгач, шатлыгы да, кайгысы да була, диләр бит. Җирдә һәрвакыт тынычлык хөкем сөрсен, кешеләр бәхетле, сау-сәламәт булсыннар иде. Яңа ел белән сезне, якташларым!
Фото: http://www.tourprom.ru/news/31210/
Нет комментариев