Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уяу булыгыз

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре үткәрә торган "Сак булыгыз, мошенниклар!" профилактик операциясе март ахырына кадәр дәвам итте. Бу соңгы вакытта республикада социаль алдау очракларының ешаюына бәйле. Марина Зайцева Акция кысаларында участок уполномоченныйлары профилактик әңгәмәләр үткәрү, мошенниклардан сакланырга мөмкинлек биргән кагыйдәләр язылган листовкалар тарату максатында халык белән очрашулар үткәрәләр. Кешеләрнең банк карталары...

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре үткәрә торган "Сак булыгыз, мошенниклар!" профилактик операциясе март ахырына кадәр дәвам итте. Бу соңгы вакытта республикада социаль алдау очракларының ешаюына бәйле.

Марина Зайцева

Акция кысаларында участок уполномоченныйлары профилактик әңгәмәләр үткәрү, мошенниклардан сакланырга мөмкинлек биргән кагыйдәләр язылган листовкалар тарату максатында халык белән очрашулар үткәрәләр. Кешеләрнең банк карталары һәм кәрәзле телефоннары аша башкарылган мошенниклык очракларын булдырмый калу өчен банк учреждениеләре хезмәткәрләре һәм кәрәзле элемтә операторлары белән эш активлаша.

Алдакчылар кармагына эләкмәс өчен нәрсәне онытырга ярамый? Беренче чиратта, дип билгеләп үтә полиция участок уполномоченныйлары бүлеге җитәкчесе Сергей Тарасов, туганыгыз нинди дә булса бәлага очраган, аны коткару өчен зур суммада акча кирәк, дигән мәгълүматларга ышана күрмәгез. Төрле призлар уйнатуда катнашу, "тылсымлы" дарулар, приборлар яки арзан әйберләр сатып алу турында тәкъдимнәргә дә ризалашырга ярамый. Мондый очракта призсыз да, акчасыз да калу куркынычы зур була.

Алдау юлы белән кешенең акчасын алуның тагын бер ысулы бар - картада багарга яки бозымны кайтарырга тәкъдим итү. Мондый очраклар да еш булып тора.

Штрафлар яки коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне алганда да игътибарлы булыгыз. Нәрсә дә булса аңлашылмаса, идарә компаниясенә яки кәгазь килгән башка оешмага мөрәҗәгать итеп, хәлне ачыкларга кирәк. Хезмәт хакы картасының блокировкасы турында да ялган СМС-хәбәрләр килергә мөмкин. Моны ачыклау өчен банкка мөрәҗәгать итегез.

Берничә көн элек районда ике талау очрагы булды, нәтиҗәдә өлкән яшьтәге ике хатын зыян күрде. Бу исә үз иминлегегезгә аеруча игътибарлы булырга кирәклеген күрсәтә.

Урамда таныш булмаган кешеләр белән аралашырга, аларны йортыгызга кертергә, үзләрен полиция, поликлиника, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре дип таныштырсалар да, чит кешегә ишек ачарга ярамый. Бу очракта тиешле органга шылтыратып, алар кеше җибәргәнме-юкмы икәнен ачыкларга кирәк.

Әгәр таныш булмаган кешеләр ишегегезне ватып керергә җыенса, кичекмәстән 02 номеры буенча полициягә хәбәр итәргә, ә телефоныгызда sim-карта булмаганда - 112 телефоны буенча чылтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев