Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уртак көч белән

Быел җәй көне безнең Красная Слобода авылындагы мөселман зиратын койма белән тотып алдылар. Соңгы тапкыр мондый ремонтны халыктан җыелган һәм "Краснослободский" совхозы акчасына 1989 елда эшләделәр. Аннары, 2009 елга кадәр, авыл кешеләре аны үз көчләре белән төзәтеп тордылар. Бервакыт коры үлән яндырганда койманың бер өлешенә дә ут кабып, юкка чыкты....

Быел җәй көне безнең Красная Слобода авылындагы мөселман зиратын койма белән тотып алдылар.
Соңгы тапкыр мондый ремонтны халыктан җыелган һәм "Краснослободский" совхозы акчасына 1989 елда эшләделәр. Аннары, 2009 елга кадәр, авыл кешеләре аны үз көчләре белән төзәтеп тордылар. Бервакыт коры үлән яндырганда койманың бер өлешенә дә ут кабып, юкка чыкты. Без авыл үзидарәсе белән дә сөйләшеп карадык, ләкин акча булмагач, берни эшли алмыйсың. Дөрес, авыл ирләре терлек кермәсен өчен зиратка вакытлыча гына киртә ясап куйдылар.
Мин ныклы фикергә килеп, туганнары шушы зиратта күмелгән кешеләрдән ярдәм сорарга булдым. Рәхмәт, шунда ук Казанда, Тәтештә, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Зеленодольскида, Минзәләдә яшәүчеләр акча җибәрделәр, бер өлешен авыл халкыннан җыйдык, Никольск авылы кешеләре дә ярдәм итте.
Ләкин җыелган акча барыбер җитмәде. Шуңа күрә спонсорлар эзләргә туры килде. Төрле якларга дистәләгән хатлар җибәрдем. Берәүләр ярдәм итәргә вәгъдә бирсә, дәшми калучылар да булды.
Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәли улы Вәлиев минем үтенечкә шунда ук җавап бирде һәм ниләр кирәклеген ачыкларга кушты. Аннары мин аның белән очрашып, барысы турында да сөйләштек. Соңрак ул үзе безнең авылга килеп, зиратны карап чыкты. Аннары берничә көннән бөтен кирәкле материаллар - торбалар, тимер штакетниклар,саморезлар, рабица челтәре төягән машина килеп җитте. Ә челтәр өчен торбаларны үзара салым акчасына җирле үзидарә сатып алды. Июнь аенда Рафаэль Хурамшин белән Сергей Миронов койманы эшләп тә бетерделәр.
Менә шулай уртак көч белән без бик кирәкле эшне башкарып чыктык. Мин Красная Слобода авылы халкы исеменнән Фоат Вәли улына һәм бу эшкә үз өлешен керткән барлык кешеләргә олы рәхмәтемне белдерәм.
Әлфия Галәветдинова.
Красная Слобода авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев