Урта Йорткүл китапханәсе укучылары “Солдатка хат” акциясенә кушылдылар
Акция алгы сызыкта булучыларга рухи ярдәм күрсәтә.
Ватан Геройлары көне алдыннан Урта Йорткүл авылы китапханәсенең яшь укучылары “Солдатка хат” Бөтенроссия хәрби-патриотик акциягә актив кушылдылар. Балалар хәрби операциядә катнашучы солдатларга хатлар яздылар.
Үз хатларында укучылар безнең солдатларга һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек теләделәр. Шулай ук аларның тиз арада җиңү белән исән-сау өйләренә кайтуларына ышаныч белдерделәр.
Балаларның ихлас җылы хисләре белән тулы хатлар алгы сызыктагы хәрбиләр өчен иң яхшы бүләк һәм туган якларыннан җылы сәлам булачак.
“Солдатка хат” акциясе буыннар арасындагы элемтәне ныгытып кына калмыйча, хәзерге вакытта фронтта булучылар өчен рухи ярдәмнең нинди зур әһәмияткә ия булуын искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев