Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Урта Йорткүл активистлары Әфган сугышы ветераны әнисе янында булдылар

Гайшәбикә апа улы турында истәлекләрне кадерләп саклый.

Россиядә 15 февральдә билгеләп үтелә торган Сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә җирле ветераннар оешмасы, клуб һәм китапханә вәкиллләре Әфган сугышы ветераны Җәүдәт Хәбибуллинның әнисе янына кунакка килделәр. 

Кызганычка каршы, Җәүдәт Хәбибуллин бик иртә вафат булып, ике кызының үсеп җитүен күрмәгән, оныкларын сөя алмаган. Гайшәбикә апа исә улы турында истәлекләрне кадерләп саклый. Шактый олы яшенә карамастан, ялгызы яши, даими рәвештә янына балалары кайтып йөриләр.

Ветеран әнисе кунакларны җылы каршылап, хатирәләре белән уртаклашты, аны онытмаулары, килеп йөрүләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев