Үрнәк егете туган көнен хәрби операциядә каршылаган
Үрнәк авылы фельдшеры Мөсәвәрә апа Акҗегетова махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче улы турында сөйләде
Бүген махсус хәрби операция барган якларда хезмәт итә торган егетләр өчен барыбыз да кайгырып, ут йотып яшибез. Ә бит сугышчыларның әниләре һәм хатыннары безгә караганда да күбрәк кайгыра. Солдат әниләре арасында Үрнәк авылы фельдшеры Мөсәвәрә апа Акҗегетова да бар. Сентябрь аенда аның кырык яшьлек улы Алмаз контракт төзегән һәм үзе теләп махсус хәрби операция зонасына китеп барган. Ул күптән түгел генә ант кабул иткән. Хәзер өйрәнүләр уза.
Ул кешеләргә ярдәм итә
– Алмаз улым бик тыныч, сабыр бала булып үсте, аның нинди дә булса проблема тудырганын бөтенләй хәтерләмим, – дип сөйли Мөсәвәрә апа. – Мәктәптә бик тырышып укыды, фотосы гел мактау тактасында эленеп торды. Укытучылар да үзен яраттылар. Улым өйдә миңа һәрчак булышты, әйткәнне тыңлады. Сыерны да чыгып сауды, терлекләргә печәнне дә җәй саен ул әзерләде. Бүген ул булмагач, читенрәк шул. Мин авылда күп еллар фельдшер булып эшләдем. Алмаз мәктәптән соң электрчыга укыды. Әмма күбрәк медицинага тартылды. Мин өйдә булмаганда, кешеләр аңа мөрәҗәгать иттеләр. Ул исә минем медицина чемоданын ала да, берсенең кан басымын үлчи, икенчесенә кирәкле даруны бирә. Үзем белгәннәрнең барысын да улыма өйрәтергә тырыштым. Улым балачактан йомшак күңелле иде. Кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып торды. Бик гадел дә әле. Авылда ул ярдәм итмәгән кеше бармы икән? Ут та кертте, ашлыгын алып кайтып бирде, терлек чалды, техниканы төзәтеп кайтты. Махсус операция зонасында эвакуацияләү взводына эләккән. Эвакуация отделениесе командиры итеп куйганнар. Сугыш кырыннан яралыларны һәм һәлак булганнарны алып чыга. Андыйлар саны азрак, яки бөтенләй булмасын иде дә бит!
Кырык яшен читтә каршылады
– Алмаз операция барган якларга кайчан китте?
– 29 сентябрьдә, – ди Мөсәвәрә Габдрахман кызы. – “Тыныч кына өйдә утыра алмыйм, миңа китәргә кирәк!” дип әйтте. Ул әле узган ел ук китәргә җыенган иде, без аны Наилә Тухтар кызы белән көчкә үгетләп калдыра алдык. Бу юлы исә тыңларга да теләмәде. Ул бит әйткәнен үти торган кеше. Бөтен документларны үзе әзерләтеп йөрде. 29 сентябрьдә китеп барды. Аның 10 октябрьдә туган көне – 40 яшь тулды. Мондый юбилейны билгеләп үтәргә ярамый, диләр. Ул дусларын чакырырга теләгән иде. Матак комиссариатыннан шалтыратып “Әни, мин 15ннән соң китәм, туган көнне өйдә үткәрәсе килә” дип әйтте. Үткәрә алмады. Шалтыратып, китәргә кирәк, дигәннәр.
Гел шалтыратып тора
– Алмазны бик сагынам, – дип дәвам итә сүзен Мөсәвәрә апа. – Шул ук вакытта мин аның белән ихластан горурланам. Ә бит военкоматтан качып йөрүчеләр дә юк түгел. Мондыйларны улым да өнәп бетермәде. Элек бит армия хезмәтенә бармаган кешеләрне бик хөрмәт итмәделәр. Мондыйларга безнең мөнәсәбәтнең ничек икәнлеген улыбыз күреп торды. Дөрес, ул үзе дә хезмәт итмәде. Беләсезме, махсус операция зонасына да моның өчен генә китмәде. Ул бит ир-ат, димәк, үз алдында нинди бурыч торганлыгын яхшы аңлаган. Миңа да шулай дип әйтте. Алмазның беркайчан зарланганын ишетмәдем. Әле беркөнне генә, өйрәнүләр вакытында 60 килограмм йөкне күтәреп йөгердек, дип әйтте. Син бит авыл малае, шәһәрнекеләргә караганда җиңелрәк булгандыр әле, дидем. Яшьтән эш белән чыныгып үсте бит. Беләгендә көче бар аның. Сынатмаслыгын белеп торам.
– Еш аралашып торасызмы?
– Әлегә көн саен. Безгә, дусларына шалтырата. “Мөмкинлек булганда сөйләшеп калырга кирәк”, ди.
– Ул әле алдынгы сызыкта түгелдер бит?
– Юк, хәрби өйрәнүләр үтәләр. Ял иткән арада шалтыратып безнең хәлне белешергә тырыша. Яшермим, башка төрле уйлар керә, тик мин гел яхшыга өметләнәм. Алмаз бит әле өйләнмәгән, энесенең балаларын бик ярата. Киткәндә: “Берәр хәл килеп чыга калса, малайларга фатир алып бирегез” диде. Әрләдем мин аны бу сүзләре өчен! Рәзве шундый уйлар белән чыгып китәргә ярый инде? Ашарга утыргач, гел аны искә алам. Тамагы ач түгелме икән, дип борчылып куям. Алмазның зарланганы юк, барысы да җитә, ди. Дөрес, эчә торган су бик пычрак икән. Әле беркөнне штабта ут чыбыклары сузган. Моның өчен үзенә 12 шешә су биргәннәр. Бик шатланган иде.
Улымны көн саен дога укып көтәм! Мин аның исән-сау кайтасына өметләнеп торам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев