Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урман янгыннары зур зыян китерә

Көннәр җылытып, кар эреп беткәч, урманда янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Шуңа күрә урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә агымдагы елның 15 апреленнән алып 20 октябренә кадәр янгын чыгу куркынычы булган чор дип санала.

Урман хуҗалыгы өчен янгыннар - зур каза, алар үз юлында очраган барлык тереклекне - кошларны, урман җанварларын, үсемлекләрне, агачларны юк итә. Урманнарда чыккан янгыннар торак йортларны да аямый. Урман янгыннарын булдырмый калу һәм профилактика максатында "Болгар урманчылыгы" һәм "Болгарлес" оешмалары төрле чаралар куллана.
Мәсәлән, ял итү һәм тәмәке тарту өчен махсус урыннар ясала, урманнарга кергән урыннарга шлагбаумнар куела, янгынга каршы минеральләштерелгән полосалар ясала, каршы янгыннар (встречный пал) үткәрелә. Янгын куркынычы югары булган чорда урманчылык хезмәткәрләре хокук саклау органнары һәм районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән бергә урманнарга патрульләр һәм рейдлар оештырыла. Бу чаралар аеруча ял һәм бәйрәм көннәрендә, урманга халык күп йөргән чакта үткәрелә.
Узган елдан урман, кырлар һәм болыннарда күп коры үлән, ә яр буйларында камышлар калуын да билгеләп үтәргә кирәк. Кайберәүләр алардан яндыру юлы белән котылырга тырыша, тик бу бик куркыныч нәрсә, чөнки ут бик тиз зур мәйданны биләп ала, аны туктату бөтенләй мөмкин түгел.
Шуңа күрә урман хуҗалыгы белгечләре тагын бер кат исегезгә төшерә: ут белән саксыз эш итү бик зур бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин. Урманнар - планетабызның сулыш алу органнары һәм аларны саклау - барыбызның да бурычы икәнен онытмаска кирәк.
Әгәр урманда янгын чыгуын күрсәгез, бу турыда (8-843-47) 3-02-17 яки 01 телефоннары буенча хәбәр итегез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев