Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урладыңмы – эшләп түлә

Гусиха авылының 34 яшьлек кешесе Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 нче маддәсе нигезендә (урлашу, чит кеше милкен урлаган өчен) гаепле дип табылды. Прокурор ярдәмчесе Евгений Шуваловның хәбәр итүенә караганда, бу кеше агымдагы елның 8 октябрендә Болгар шәһәрендә Киров урамындагы бер йорт ишек алдына кергәч, велосипед урлап чыга һәм сата. Нәтиҗәдә...

Гусиха авылының 34 яшьлек кешесе Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 нче маддәсе нигезендә (урлашу, чит кеше милкен урлаган өчен) гаепле дип табылды.
Прокурор ярдәмчесе Евгений Шуваловның хәбәр итүенә караганда, бу кеше агымдагы елның 8 октябрендә Болгар шәһәрендә Киров урамындагы бер йорт ишек алдына кергәч, велосипед урлап чыга һәм сата. Нәтиҗәдә хуҗага 5 мең сумлык зыян сала.
Суд бу каракны алты айга төзәтү эшләренә билгеләү һәм хезмәт хакының 10 процентын дәүләткә алып калу турында карар чыгара һәм 6 ай сынау срогы билгели.
Кулыңны тыя алмасаң...
Район прокуратурасы инвалид кешегә суккан өчен Болгарда яшәүче берәүгә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләүне дөрес дип тапты.
Прокурор урынбасары Айнур Вәлиев сүзләренә караганда, 2014 елның 17 сентябрендә илле яшьлек ир-ат, күршеләренең фатирына кереп, килеп чыккан бәхәстә икенче группа инвалид хатын-кызның битенә китереп суга. Җинаять эше материалларына караганда, бу сәламәтлеккә зыян китермәсә дә, хатын-кызның бите сыдырылган.
Суд ир-атны бу җинаятьтә гаепле дип тапты һәм аны җәза рәвешендә 160 сәгать мәҗбүри эшкә билгеләде.
Чакырылмаган кунак
Кимда яшәүче бер хатын-кыз торакның кагылсызлыгы таләпләрен (РФ Җинаятьләр кодексының 139 маддә 1 өлеше) бозуда гаепләнә.
Исерек килеш ул чит кешеләр ишек алдына керә һәм фатир бикле булмаганлыктан, өйгә кереп йокларга ята.
Фатир хуҗасы өенә кайтып, көтелмәгән "кунакны" күргәч, шунда ук бу турыда полициягә хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев