Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ульяновск белән Казан арасында Метеор йөри башлый

Беренче рейс 1 майда планлаштырыла.

Казан белән Ульяновск шәһәрләре арасында тиздән су юлы буенча элемтә урнаштыралачак. Шәһәрләр арасында Яшел Үзән заводында эшләнгән “Муса Җәлил” метеоры йөри башлаячак. Беренче рейс 1 майда планлаштырыла.

Идел буенча юл бер якка дүрт сәгать вакытны алачак. Казан елга портыннан Метеор иртәнге җидедә чыгып, җирле вакыт белән сәгать 11дә Ульяновск шәһәрендә булачак. Кайтасы юлга ул 14.00 сәгатьтә кузгалачак. 

Рейс җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә йөриячәк. Бәйрәм көннәрендә – 1-5 майда һәм 9-12 майда рейслар көн саен булачак.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев