Чыгарылыш класс укучылары өчен бик дулкынландыргыч җәйге айлар да узып бара.
Шушы вакыт эчендә алар киләчәктә нинди һөнәр сайлауларын билгеләргә тиеш иде. Кичәге укучылар үзләре теләгән югары уку йортына, техникумга, колледжга керә алдымы икән?
Дарья Авдеева,
1нче шәһәр урта мәктәбен тәмамлаучы:
- Документларны берьюлы берничә уку йортына тапшырган идем. Һәр уку йортына уңышлы үтә алуым аеруча сөендерде. Шулай да Казан федераль университетына өстенлек биреп, психология һәм мәгариф институтының ике профильле хәзерлек (инглиз теле белән бергә) бирә торган башлангыч белем факультетына кердем. БДИ буенча югары балл җыю, ә мин, гомуми фәннәрдән тыш, тагын җәмгыять белеме буенча да имтихан биргән идем, миңа бюджет бүлегенә, югары стипендия алып укырга керергә мөмкинлек бирде! Әти-әнием дә, мәктәп укытучылары да моңа бик сөенде.
Валентин Филиппов,
Өчкүл урта мәктәбен тәмамлаучы:
- Мин Ульяновск педагогия университетының физика-математика һәм технология факультетына укырга кердем. Информатика һәм технология укытучысы һөнәрен алырга өметләнәм. Бюджет бүлегенә керә алуым үземне дә, әниемне дә сөендерде.
Екатерина Сигова,
2нче урта мәктәпне тәмамлаучы:
- Казан федераль университеты идарә, икътисад һәм финанслар инстиутының "Дәүләт һәм муниципаль идарәсе" факультетына, бюджеты бүлегенә укырга керә алдым. Документларны башка югары уку йортларына да биреп караган идем, шулай да үзебезнең Казанны сайларга булдым. Һөнәрне дөрес сайлаганмын, укырга да, эшләргә дә минем өчен кызык булыр дип өметләнәм.
Илфат Исламов,
(Иске Рәҗәп):
- Төп мәктәпне тәмамлаганнан соң яхшы билгеләр белән аттестат алып чыктым, уртача балл 4,9 тәшкил итә. Миңа информатика бик ошаганган күрә, Дементьев исемендәге Казан авиация колледжына укырга керергә булдым. Документларны "Техник процесслар һәм производствоны автоматлаштыру" бүлегенә тапшырдым. Тик кергәнме-юкмы икәнем соңрак билгеле булачак. Шулай да студент булырга өметләнәм.
Людмила Якимова,
төп мәктәп директоры (Кузнечиха авылы):
- Быел безнең мәктәпне биш кеше тәмамлады. Аларның һәрберсе төрле җиргә укырга керде. Дүрт кеше Казанның энергетика, төзелеш, политехник техникумнарында һәм мәгълүмат технологияләре колледжында, берәү Ульяновск электромеханик техникумында укыячак. Без, укытучылар, моңа бик шатбыз һәм аларга киләчәк тормыш юлларында бары тик уңышлар гына телибез.
Татьяна Марянина (Болгар шәһәре):
- Кызыбыз Ксения КНИТУның икътисад факультетына укырга керде. Дөрес, уку өчен түләргә кирәк, шулай да аның нәкъ шушы уку йортында укыйсы килгән иде. Студентларга тулай торакта урын бирәләр, калган барлык чыгым һәм мәшәкать ата-ана өстенә төшәчәк. Шулай да иң мөһиме - сайлап алган һөнәре кызыма ошасын, хезмәт базарында бу һөнәргә ихтыяҗ булсын иде. Белем алу гына җитми, әле бит яхшы эшкә дә урнашырга кирәк, ә бу бер дә җиңел түгел...
Данил Соленов,
Аграмак төп мәктәбен тәмамлаучы:
- Мин документларны Тәтешнең гражданлык сагы дәүләт колледжына тапшырдым. Кирәкле һөнәр аласым, МЧСта эшлисем килә. Гомуми дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре минем ярыйсы гына, тик моннан тыш тагын физик культура буенча нормативлар тапшырырга кирәк. Аннары гына кергәнме-юкмы икәне билгеле булачак. Минем бар да әйбәт булыр дип уйлыйм.
Егор Стрелков,
Өчкүл урта мәктәбен тәмамлаучы:
- Тугызынчы классны бетергәч, үзебезең тармак технологияләре техникумында автомеханикка укырга булдым. Монда дусларым, икетуган абыем укып чыкты, миңа да шунда керергә киңәш бирделәр. Өйдән еракка чыгып китәсем дә килми.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев